2024 елның 1 гыйнварыннан соң туган балалар өчен өстәмә түләү гариза бирмичә дә билгеләнә.
Татарстанда 6 меңнән артык пенсионер бала тәрбияләгән өчен пенсиягә өстәмә түләү ала. Әлеге ярдәм балигъ булмаган балаларны тәрбияләүчеләргә, шулай ук 23 яшькә кадәрге көндезге бүлектә белем алучы студентларны караучыларга бирелә.
Өстәмә түләүнең күләме балалар санына бәйле. Бер бала өчен пенсиянең билгеләнгән өлешенең өчтән бере, ике балага – өчтән икесе, ә өч һәм аннан күбрәк балага әлеге сумманың тулы күләме түләнә.
Быел бу сумма бер бала өчен – 3194 сум, ике балага – 6389 сум, өч балага – 9584 сум тәшкил итә.
Чыганак: "Татар-информ"
Нет комментариев