Арча районында сыер савучы киндер җыйганда тотылган
2019 елның 25 октябрендә оператив-эзләү чаралары үткәргән вакытта бер авыл хуҗалыгы оешмасының терлекчеләр йортында наркотик матдәләр булган киндер үсемлеге табыла һәм алына.
Тикшерү барышында ачыкланганча, Мари Иле республикасында туган, Арча районында сыер савучы булып эшләүче 35 яшьлек хатын-кыз фермадан ерак булмаган урында киндер җыя. Шуннан ул аларны Кәче авылындагы терлекчеләр йортына алып кайта.
Әлеге хатын-кыз үзенең гаебен тулысынча таныды. Суд, аның хөкем каршына беренче тапкыр басуын исәпкә алып, Светлана Катыковага 15 мең сум штраф билгеләде.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,
юстиция киңәшчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев