Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арча ветераннары шашка-шахматны оста уйнауларын Сабада раслап кайтты

    Бүген Сабада ветераннар арасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган шашка-шахмат ярышлары узды. Анда Арча районы командасы да катнашты.

    Райондашларыбыз уңышлы чыгыш ясап, 2 урын алып кайтты. 

    Реклама

    Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә, районыбызның танылган шахматчысы Марсель Хәлилов барлык көндәшләрен дә җиңеп, 1 нче, Яңа Кенәрдән Әлфинур Садыйкова 3 нче урынга лаек булды. Мөдәрис Лотфуллин һәм Равилә Әхмәдиева шашка уйнау осталыкларын күрсәтеп, икенче урын ияләре булды. Алар бу җиңүләре белән үзләрен генә түгел, тренерлары Сөләйман Галиуллинны да куандырды.

    Афәрин, райондашлар! 

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: