erid:2VtzquqpS7d
Арча үзәк китапханәсендә булган ул хәл
Арча яңалыклары

Арча үзәк китапханәсендә булган ул хәл

.“Су анасы” һәм “Былтыр” ярышкан.

Арча үзәк китапханәсендә “Тукай-шоу” интелектуаль уены үткәрелгән. Ул Бөек Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган. Бәйгегә Арча беренче мәктәбенең 2А сыйныфы укучылары чакырылган. Уен “Су анасы” һәм “Былтыр” командалары арасында барган һәм берничә турдан торган. Балалар әкиятләр, шигырьләр тыңлаганнар, кайбер шигырьләрне сәхнәләштергәннәр дә, мәкальләр һәм әйтемнәр өлкәсендә белемнәрен күрсәткәннәр. “Су анасы” һәм “Түбәтәй” уеннарында да бик теләп катнашканнар.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев