erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Габдулла Тукайның 136 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы 27 апрельдә сәгать 10да башлана.

Шигърият бәйрәме Арча район Мәдәният йорты каршында узачак. Г.Тукайның әкият геройларыннан торган фотозона эшлиячәк, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан театраль күренешләр куела. Сәхнәдә мөхтәрәм кунаклар, язучы, шагыйрьләрнең һәм мәдәният хезмәткәрләренең чыгышы көтелә.

Чараларның тагын берсе  традицион Тукай марафоны. Марафонга старт 10.30 сәгатьтә Арча шәһәре, Совет мәйданы, 17нче йорт (Арча Мәдәният йорты) каршыннан биреләчәк.

Билгеләнгән үрнәк буенча марафонда катнашу өчен табиб тарафыннан расланган белешмәләр белән 1 сәгать алдан килү мәҗбүри. Гаризалар 3-20-33 телефоны буенча кабул ителә.

Мәктәп яшендәге балалар һәм яшүсмерләр 11 км, олы яшьтәгеләр 24 км араны үтәчәк.

     Йөгерү дистанцияләре:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- 15-17 яшьлек кызлар һәм егетләр – 11 км;

- 18-29 яшьлек хатын-кызлар һәм ир-атлар: – 24 км;

- 30 яшьтән 39 яшькә кадәр хатын-кызлар һәм ир-атлар – 24 км;

-  40 яшьтән 49 яшькә кадәр хатын-кызлар һәм ир-атлар – 24 км;

- 50 яшьлек һәм өлкәнрәк хатын-кызлар һәм ир-атлар  – 24 км.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X