Реклама
Бүген Арчада хатын-кызлар командалары арасында волейбол турниры узды.
Анда Арча,Балтач,Биектау,Теләче,Кукмара районнарының җыелма командалары катнашты. Ярышлар алдыннан гүзәл затларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде һәм бәйрәм белән тәбрикләп уңышлар теләде.Турнирны район волейбол федерациясе яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән бергә оештырды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урында - Биектау, 2 - Кукмара, 3 - Балтач, 4 - Арча, 5 - Теләче командалары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз