erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада һәм Яңа Кенәр авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум узды

Узган якшәмбедә Арчада һәм Яңа Кенәр авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум узды

Ул көнне сайлау участогына килә алмаучылар өчен алдан тавыш бирү мөмкинлеге дә тудырылган иде. Мин үзем, мәсәлән, гариза язып, җомга көн кичтән үк тавыш бирдем. Кабинага кереп, үз фикеремне әйтеп билге куйдым. Бюллетеньне конвертка салып, аны ябыштырып тапшырырга куштылар.

Якшәмбе көнне референдум барышы белән танышу максатыннан 6нчы мәктәптә урнашкан 935нче номерлы сайлау участогында булдык. Ишектән керүгә һәр кешенең тән температурасын үлчиләр, антисептик, битлек, пирчәткә, ручка тәкъдим итәләр, дистанция саклауны сорыйлар. Идәнне өзлексез сөртеп, бүлмәне даими җилләтеп торалар, ишек тоткаларына дезинфекция чарасы белән эшкәртелгән марля уралган. Бер як ишектән керсәләр, чыгу өчен икенче ишекне ачканнар.

– Референдум Арча шәһәре муниципаль берәмлегендә һәм Яңа Кенәр авыл җирлегендә үтә, – дип аңлатты территория сайлау комиссиясе җитәкчесе Булат Кадыйров. – Бүген килергә мөмкинлекләре булмаганнар өчен алдан сайлау да оештырылды. Арчада 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр территория сайлау участогына килергә мөмкин иде. Ул көннәрдә 44 кеше тавыш бирде. 2 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр Арчада, Яңа Кенәрдә урнашкан сайлау участокларында алдан сайлап булды. Мин бүген һәр участокта булып чыктым. Референдум тыныч үтә. Барлык саклану чаралары да күрелә.

Иртән сайлау участогында кеше юк иде әле. Берән-сәрән генә килеп китәләр. Уннар тирәсенә күбәя башладылар. Бер төркем өлкәннәрне автобус белән алып килделәр. Аптырап калдык. Маршрут автобусы дисәң, тукталыш 6нчы мәктәп капка төбендә түгел. Кызыксынып шоферына мөрәҗәгать иттек.

– Волонтерлар без. Шушы сайлау участогына кергән урамнардан өлкән яшьтәгеләрне сайлау участогына алып килеп, кире кайтарып та куябыз, – дип аңлатты безгә шофер янында утырган егетләрнең берсе Рәнис Нәбиуллин.

Өлкәннәрнең барысы да шәһәрнең Банк урамыннан булып чыкты. Алар бик теләп фикерләре белән дә уртаклаштылар.

– Без Банк урамындагы 18, 22, 24нче ике катлы йортлардагы фатирларда яшибез. Ишегаллары чиста, асфальтланган, җыештыручы тәртиптә тота. Тик менә бер нәрсә ошамый – машиналар ишегалдыннан йөри. Шунда яшәүчеләр акрын гына үтә, ә башкалар тизлекне дә киметмиләр, ичмасам. Шунда берәр бала килеп чыкса? Чикләү куеп булмый микән анда? Аннан олы юлны аркылып чыгу бик куркыныч иде, рәхмәт, светофор куйдылар. Әмма юлны чистартып киткәннән соң тукталыш турысында, кырыйда кар өелеп кала. Без – өлкәннәр өчен аны атлап чыгу бик кыен, – диделәр Розалия Хәбибуллина, Әнисә Фәйзиева, Мөслимә Әхмәтова.

 Банк урамында яшәүче Илдар Шәмсетдинов та светофор турында әйтеп үтте. “Ясалма күтәртмәләр, светофор бик яхшы булды. Утлар да яна. Югыйсә, бу участокта куркыныч иде, – диде ул. – Үзара салым акчасы кертүне кирәк дип саныйм. Үзебезгә файдага бит ул”.

– Авылларда җыелыш җыеп, үзара салым акчасының тиененә кадәр нәрсәгә тотылуын әйтеп хисап ясыйлар. Арчада да шуны оештырсыннар иде. Акчаларының тиешле юнәлештә тотылуын белсәләр, берәү дә үзара салым акчасы кертергә каршы килмәячәк, – диде өлкән яшьтәге бер ир-ат.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Шәрык бистәсендәге Шаляпин урамы юлы турында әйтәсем килә. Урамның аскы өлешенә икенче тапкыр асфальт салдылар инде, ә өске өлеше һаман кала килә. Шул юлны карасыннар иде инде. Без дә үзара салым акчасы түлибез бит, – диде аның янындагы хатын-кыз.

– Капкадан чыгуга жимерек кое калдыгы. Өйдән 5 метр ераклыкта трансформатор, чүплек савытының шакшы суы яңгырдан соң балалар мәйданчыгына ага. Шәһәр хакимияте эшләрбез дип вәгъдә итә башлаганга бик күптән, – дип язалар безгә Арчаның Кызыл Бистә урамыннан. – 13нче йорт,  килегез, күрегез, әле юл чистартып каршыга кар да өеп куялар. Бу – элеккеге крахмал заводы ишегалды.

Еламаган балага имезлек каптырмыйлар, диләр. Төрле кешеләрнең фикерләрен җиткердек. Үзара салым акчасына шәһәрдә булган  кимчелекләр бетерелер дип өметләнә Арча халкы.

Яңа Кенәрдә

Яңа Кенәр җирлегендә 7 сайлау участогында иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр тавыш бирергә мөмкин иде. Аларда барысы 3295 сайлаучы теркәлгән.

Референдум пандемия шартларында барлык иминлек чараларын да төгәл үтәп башкарылды. Шуны ук күздә тотып алдан тавыш бирү мөмкинлеге дә булдырылган иде.

Халык бик актив. Яңа Кенәрдә иртәдән үк участок-ларда кеше күп иде. Мәсәлән, 955 һәм 956нчы сайлау участокларында теркәлгән 1833 сайлаучының 610сы сәгать 10 тулганчы ук тавыш бирергә өлгергән иде инде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Арчада да, Яңа Кенәрдә дә җирле референдумнар үтте дип танылды. Арча шәһәрендә исемлектәге барлык гражданнарның 55,75 проценты катнашты, шуларның 71,11 проценты “әйе” дип тамга куйды. Яңа Кенәр авыл җирлегендә исемлеккә кертелгән барлык гражданнарның 69,15 проценты катнашып, 91,31 проценты уңай тавыш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре референдум

2
X