erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада машина бәрдереп гомере өзелгән Илнар Фәйзрахмановның туганы: «Сабыйларга әтиләре юклыгын ничек аңлатырга?!»

"Абыйның язмышы шулай язылган булгандыр инде"

 Арча юлында коточкыч юл һәлакәте булды. Яңа Иябаш авылында яшәүче 37 яшьлек Илнар Фәйзрахмановны юл аркылы чыкканда машина бәреп киткән. Кызганыч, ул шунда ук вафат булган. Илнарның өч баласы ятим калган.

– Абыемны югалттык. Бик авыр көнебез. Шулкадәр матур яшиләр иде алар. Башта әни белән яшәделәр, аннары, йорт салып, башка чыктылар. Әмма әнине ташламадылар. Гел бергә иделәр. Мин исә күрше Яңа Кырлай авылына кияүгә чыктым, – дип сөйли Илнарның сеңлесе Алия.   – Кичә шалтыратып әйткәч, нишләргә белмәдек. Киленебез Гөлгенә дә, әнием дә шок хәлендә. Мин елыйм да елыйм. Абыйның өч кызы ятим калды. Олысы – бишенче, уртанчысы өченче сыйныфта укый. Кечкенәләре икенче елга укырга керәчәк. Ул сабыйларга әтиләре юклыгын ничек аңлатырга? Аларны да бит аякка бастырасы бар.   Бәрдерткән кешенең дә кем икәнен беләләр. Күрше авыл кияве.    Ул ирнең биш баласы бар икән. Гаиләләре гафу үтенә. Рәнҗемәвебезне сорый. Нишлик инде, түзәбез. Әтиебезне югалтканга 9 ел иде. Менә тагын йортыбызга хәсрәт килде. Абыйның язмышы шулай язылган булгандыр инде, – ди Алия.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31138

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X