erid:2VtzquqpS7d
Арчада тагын 20дән артык егет армиягә озаталар
Арча яңалыклары

Арчада тагын 20дән артык егет армиягә озаталар

Хәерле юл, егетләр

30 ноябрь көнне тагын егермедән артык егетне армия сафларына алачаклар. Бүген хәрби комиссариатта егетләрнең үзләре, әти-әниләре белән очрашу булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты, егетләргә изге теләкләрен җиткерде, истәлек бүләкләре, Айванда яшәүче Лилия һәм Рәдис Шиһабиевларга Саратовта хезмәт итүче уллары турындагы характеристиканы тапшырды. Соңыннан район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин Корьән укып дога кылды.. 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев