erid:2VtzquqpS7d
Арчада урамнарны чистартуда 13 техника һәм 20 кеше эшли
Арча яңалыклары

Арчада урамнарны чистартуда 13 техника һәм 20 кеше эшли

Хәзерге вакытта "Жилкомбытсервис" ширкәте карамагындагы бөтен техника һәм хезмәткәрләрнең күп өлеше шәһәр урамнарын кардан арындыруда эшли.

Арча урамнарында иртәдән коммуналь хезмәткәрләр кар көрәү белән мәшгүль

- Буран булу сәбәпле көчәйтелгән эш режимына күчтек. Мондый чакта үзебезнекеннән тыш, техниканы читтән дә җәлеп итәргә  туры килә. Кич соңга кадәр калып булса да эшни бетермичә туктамаячакбыз ,- диде ширкәт җитәкчесе Альберт Хәкимов.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев