erid:2VtzquqpS7d
Арчадагы авариядә өч кеше үлгән
Арча яңалыклары

Арчадагы авариядә өч кеше үлгән

Авариядә өч кеше үлгән, өч кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган.

Өчиле белән Яңа Кырлай арасында булган авариядә өч кеше үлгән, өч кеше зыян күргән. Арча ягыннан барган "Тойота" машинасы Кенәр ягыннан килгән "Дастер" белән бәрелешкән. Әлегә менә шул гына. Тулырак мәгълүматны билгеле булгач хәбәр итәрбез. Мәрхүмнәрнең туганнарының кайгыларын уртаклашабыз. Ходай сезгә сабырлык бирсен. Юлдагыларга теләгебез: зинһар, чапмагыз, игътибарлы булыгыз, үзегез генә түгел, юлга чыккан башка кешеләр турында да онытмагыз.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев