erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчага олимпия чемпионнары килде

Күңелле очрашу булды ул. Очрашуда районның иң күренекле спортчылары, тренерлары катнашты

Россия спортчылары берлеге президенты, фехтование буенча өч тапкыр олимпия чемпионы, 9 тапкыр дөнья чемпионы Галина Горохова пандемиядән курыкмый. Курыкса, 82 яшьлек чемпион Мәскәүдән Татарстанга, безгә – Арчага кадәр спортчылар белән очрашуга килмәс иде. Алар, Олимпия чемпионнары, Арчага алтау килделәр. Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

– Татарстан – спорт иле, – дип сөйләде Галина Горохова. – Күпме спортчылар, тренерлар, спорт сарайлары! Тренерлар алдында баш иям.   Сәләтле тренер сәләтле спортчылар әзерли. Бик зур хезмәт бу.

– Мин Чита шәһәреннән, – дип таныштырды үзе белән тимераякта шуу буенча чемпион Людмила Титова. – Олимпия уеннарында җиңеп, Чита шәһәрен бөтен дөньяга белгерттем. Спортчының көче шунда – үзенең кече илен – туган төбәген тирә-юньгә таныту. Ә моның өчен спортчыда олимпия очкыны булырга тиеш. Тырышып хезмәт итсәң – җиңеп була!

Чыгышы белән Төмәннән грек-рим көрәше буенча олимпиадада көмеш медаль яулаган, дөнья чемпионы Владимир Чебоксаров:

– Без 530 очрашуда булдык, – дип сөйләде. – Менә мондый очрашуларда барыбер дә яшьләрнең күңеленә орлык салынмый калмый. Ул орлык – спорт, җиңү бөртеге ул. Безнең Төмәндә дә татарча көрәш бар. Чөнки бездә татарлар күп.

– Ә мин ишкәк белән ишү спортына 20 яшьтә килдем, – дип сөйләде олимпиадада өч тапкыр призчы булган Антонина Зеликович. – 2 елдан инде мин зур җиңүләр яулый башладым. Көн саен 4әр сәгать тир түктем. Хезмәт җиңү китерә. Яхшы тренер ул – бик зур уңыш. Нинди яшьтә булсагыз да, спорт белән шөгыльләнегез.

Казаннан җиңел атлетика буенча олимпиада

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

призчысы Денис Капустин: “41 илдә булдым”, – дип сөйләде.

Воронеж өлкәсеннән волейбол буенча олимпия чемпионы Ирина Макогонова үзенең авылда туып-үсүен, тамырларны онытмаска кирәген әйтте. Арчага килгән чемпионнарның җиңүләре күп. Аларны санап бетереп тә булмый... Иң мөһиме – спорт геройлары, Арчага килеп, олимпия очкыны калдырды.

Район спортчыларына, тренерларга Россия спортчылары берлеге президенты Галина Горохова имзасы куелган грамоталар тапшырылды. Грамотада мондый сүзләр бар: “Олимпия легендалары сезгә тырышлык, хезмәтне сөйгәнегез өчен, спортка, олимпия хәрәкәтенең кыйммәтләренә тугры булганыгыз өчен рәхмәт әйтә...”

Соңыннан бергәләп фотоларга төштеләр. Безнең спортчылар олимпия чемпионнарына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Залда олимпия очкыны тантана итте.

Арчалар да очрашуга “буш кул” белән килмәгән иде. Әле менә яңа гына Зиннур Сәгыйтов җитәкчелегендәге Арчаның хатын-кызлар баскетбол җыелма командасы Болгарда республика ярышында җиңеп кайтты. Яңа Кенәр мәктәбеннән килгән волейбол тренерлары Гүзәл белән Тәлгать Әхмәтовлар, Арча тренеры Рәшит Сафин шулай ук  уңышлары турында күңелле хәбәр җиткерделәр. Яңа Кенәр мәктәбендә күрше-тирә район волейболчылары белән үткәрелгән ярышта Арчаның хатын-кызлар җыелма командасы җиңү яулаган.

...Очрашуның икенче көнендә бүлмәгә чаңгы буенча ветеран спортчы, тренер Ягъфәр Шәмиев килеп керде. Арчаның 6нчы мәктәбендә узган очрашу турында сорашмый кала алмадым. “Яшьләргә дә, безнең кебек ветераннарга да күңелле очрашу булды, – диде ул. – Без бит спорт дип яшәдек һәм яшибез. Башкаларга да шуны киңәш итәр идем мин”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X