Реклама
Ул "Казан арты" тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә Дәүләт Флагы көне уңаеннан чакырылган.
Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә, Дәүләт Флагы көне уңаеннан РСФСРның атказанган укытучысы Гөлзада Әхмәт кызы Абдракитова чакырылган иде, дип хәбәр итә Казан арты" тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов.
Гөлзада Абдракитова үзенең тормыш юлы, укыту-тәрбия эшендә башкарган хезмәтләре, уңышлары турында сөйләде. Музей һәм куелган күргәзмәләр белән танышып чыкканнан соң, музейның халкыбызның үткән тарихын саклауда зур эш башкаруын билгеләп үтте.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз