erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арендага бирүче салым түләргә тиеш

Фатирны яки бүлмәне, яки торак булмаган бинаны арендага бирсәң, шуннан кергән табышка салым түләргә кирәк. Тәртибе ничек? Ә түләмәсәң?

Без бу мәсьәләгә ачык-лык кертү өчен Казандагы 5нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек. 

– Дөрестән дә, республиканың шактый кешесе фатирны яки бүлмәне, яки башка төрле объектны арендага биреп, үзенә өстәмә табыш эшли. Мондый табышка салым түләргә кирәк.

– Ә табышны ничек законлаштыралар?

– Күчемсез милекне арендага бирүчеләргә табышны законлаштыруның берничә юлы бар. Беренчесе –  табыш күрсәтелгән декларацияне салым инспекциясенә бирергә. Икенчесе – үзмәшгуль булырга яки өченче юл – салым түләүнең патент яки гадиләштерелгән

системасына шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлергә. 

– Һәр очракны аерым сөйләсәгез иде.

– Беренче очрак физик затларга кагыла. Күчемсез милекне арендага тапшыручы физик зат ел ахырында физик зат табышына салым (НДФЛ) суммасын мөстәкыйль рәвештә исәпләп, салым органына 3-НДФЛ формасында декларацияне бирергә тиеш. Узган 2021 ел өчен 2022 елның 4 маена кадәр хисап тотарга һәм 13 процентлы НДФЛ түләргә кирәк (елга бер тапкыр). НДФЛ түләгәч, физик зат салымнан  файдалана да ала, мәсәлән, дәва яки белем алу өчен.

– 3-НДФЛ формасындагы декларацияне тапшыруның иң уңайлы юлы нинди?

– Иң уңайлы юлы – электрон сервис. “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” дип атала ул. Анда күп мәгълүматлар тутырылган.

– Икенче очрак үзмәшгульләргә кагыла, шулай бит?

– Бу очракта бер үзенчәлек бар. Үзмәшгуль бары тик торакны гына арендага бирә ала.

– Әгәр дә арендага бирелүче бина торак статусына ия булмаса? Сарайны яки гаражны да арендага бирергә мөмкин бит.

– Ул вакытта шәхси эшмәкәр булып теркәлергә кирәк булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Торакны арендага бирүче үзмәшгуль булып теркәлү очрагын аңлатсагыз иде.

– Кабатлап әйтәм, үзмәшгуль бары тик торакны гына арендага бирә ала. Ул берничә өстенлеккә ия. Аңа салым инспекциясенә килеп йөрергә кирәк түгел. Барлык теркәлү “Минем салым” дигән  мобиль кушымта аша эшләнә. Үзмәшгульләргә ташламалы салым ставкалары каралган. Күчемсез милеген физик затларга арендага бирүче үзмәшгульгә 4 процент, оешмалар белән эшләүче шәхси эшмәкәрләр һ.б. өчен – 6 процент ул. Икенче өстенлек – иминиятләү взносларын түләү мәҗбүри түгел, пенсия фондына взносларны ирекле рәвештә күчерергә мөмкин.  Моннан тыш, салым исәбен күрсәтергә дә кирәкми. Бухгалтерия исәп-хисабын алып баруның да кирәге юк, салым органы ай үтеп киткәч, түләнергә тиешле салым суммасын саный һәм бу турыда “Минем салым” мобиль кушымтасы аша хәбәр итә.

– Димәк, үзмәшгульләр салымны ай саен түләргә тиешләр?

– Әйе. Ай саен салым инспекциясе 12сеннән дә соңга калмыйча күпме салым түләнергә тиешлеге язылган квитанцияне “Минем салым” мобиль кушымтасына куя. Ә салымны икенче айның 25еннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Үзмәшгульләр өчен мәгълүматлар  Россиянең федераль салым хезмәте сайтында бар.

– Ә хәзер өченче очрак турында сөйләшик.

– Торакны арендага бирүнең өченче очрагы шәхси эшмәкәр булып теркәлүчеләргә кагыла. Алар салым түләүнең патент системасын куллана. Салым ставкасы 6 процент. Табыш арендага бирелүче объектның мәйданыннан тора. Патент шәхси эшмәкәрнең сайлавы буенча бер елның 1 аеннан 12 аена кадәрге чорга алына. Патент алган шәхси эшмәкәргә күчемсез милекне арендага бирүдән кергән табышка НДФЛ һәм милек салымын түлисе юк. Әмма арендага бирүче мәҗбүри социаль иминиятләү взносларын түләүдән азат ителми. Шәхси эшмәкәргә патент системасы буенча салым суммасын азайту мөмкинлеге бар. Эшен ялланып эшләүчеләрдән башка алып баручы шәхси эшмәкәрләргә Пенсия фондына түләнгән иминиятләү взнослары күләмендә (100 процент) салымы киметелә, ә ялланып эшләүчеләре булганнарга түләнгән иминиятләү взносларының 50 проценты күләмендә  салымы азайтыла.

– Патент системасына күчү өчен иң элек нишләргә?

– Патент алу өчен гариза язарга кирәк.

– Декларация тутыру сораламы?

– Юк, кирәкми. Кабатлап әйтәбез, шәхси эшмәкәр һәм үзмәшгуль булып теркәлмәгән физик затлар күчемсез милекне арендага бирүдән алынган табыш турындагы З-НДФЛ декларациясен 2022 елның 4 маена кадәр тапшырырга тиеш. Бу турыда Татарстан Республикасы буенча Россиянең федераль салым хезмәте идарәсе искәртә.

– Әгәр дә торагын яки сараен, гаражын арендага бирүче кергән табышка салым түләмәсә? Сез андыйларны ачыклыйсызмы? Салым түләмәүчеләргә нинди җәза каралган? 

– Теркәлмичә, күчемсез милекне арендага бирүчеләр төрле юллар белән ачыклана. Тиешле салымны түләмәүчеләргә пенялар каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X