Тыл ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләкләр тапшырылды
"Ашытбаш" ширкәте (җитәкчесе - Рөстәм Мөбарәкшин) Җиңү көне белән котлап, тыл ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләкләр тапшыруны оештырды. Бу үз чиратында тынычлык, иминлек һәм хәтер өчен көрәшкәннәргә карата олы хөрмәт һәм рәхмәт белдерүнең бер формасы булды
Ширкәттә бәйрәм көннәрендә арпа чәчүгә керештеләр. 25 елдан артык стажы булган Илнар Шакиров арпа чәчә
“Ашытбаш” ширкәтенең бу икеләтә вакыйгасы – Җиңү көненә багышланган хөрмәт чарасы һәм язгы чәчү кампаниясенең башлануы – хезмәт, тынычлык һәм киләчәккә омтылыш кебек кыйммәтләрне берләштерә. Бу ширкәтнең җәмгыять алдындагы социаль җаваплылыгын һәм хезмәт батырлыгын югары бәяләвен күрсәтә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев