erid:2VtzquqpS7d
Әти-әниләр колагына: балаң исән-сау булсын!
Арча яңалыклары

Әти-әниләр колагына: балаң исән-сау булсын!

Педиатр Алсу Кузнецова яшь балаларны сөннәткә иртә утыртудан алып, пешү, егылу, суга бату кебек куркынычлардан саклауга кадәр җитди киңәшләр бирә.

– Алсу Альбертовна, балалар табибы буларак, сез әти-әниләргә нинди киңәшләр бирәсез?

– Җитди темаларның берсе – яшь балаларның иминлеге. Сүзне малайларны сөннәткә утыртудан башлыйм. Бала туып, 40 көнгә кадәр сөннәткә утырту очраклары бар. Моны һич тә эшләргә ярамый. Сез нәрсә карап сөннәткә утыртасыз, әле бала туган гына бит, дим әниләргә. Нәни вакытта бала азрак авырта ич, диләр. Нинди сүз ул азрак авырта?! Бала да бит кеше. Ничек кенә авырта әле! Сабый әйтә генә алмый. Малайның әгъзасына зыян килергә, чөнки ул бик кечкенә була, аны күпме кисәсен дә чамалап булмый, ул кәкре калырга мөмкин.

– Ә хирурглар нәрсә карый?

– Акча түлиләр, алар ясыйлар. Безнең районда 40 көнгә кадәр малайларны сөннәткә утырту белән бер хирург та шөгыльләнми.  Бездә 3 яшьтән соң  сөннәткә утырталар.

– Балалар иминлеге турында сөйләшүне дәвам итик.

– Бер яшькә кадәр балаларның пешү, егылу кебек бәхетсезлек очраклары булып тора. Республикада ай саен бер бала имгәнүләрдән үлә. Тәрәзәдән егылып төшәләр, пешәләр, ваннада суга баталар... Зуррак балалар арасында скуторлар, мотоцикллар белән юл-трансполрт фаҗигалары булып тора. Спиртлы эчемлек кулланучылар да бар.

– Балалар арасында диспансерлаштыру уздырыламы?

– Әлбәттә, уздырыла. Менә хәзер 15 яшьлек кызлар арасында диспансерлаштыру уздырабыз. Тулы класс белән гинекологка күренүдән баш тартты кызларның әти-әниләре. Бу дөрес хәл түгел. Бушка гинекологка күренүне уздыралар – УЗИ белән – ничек моңа риза булмаска кирәк?! Диспансерлаштыру вакытында менә бүген бер кызда 2-3нче дәрәҗәдәге күкрәк читлегендә сколиоз ачыкланды.

– 1 яшькә кадәрле балаларны исән-имин үстерү буенча да киңәшләрегезне әйтсәгез иде.

– Яшь баланы игьтибарсыз ялгыз калдырырга ярамый. Хәвеф-хәтәрләр, имгәнүләр булып тора. Баланы үзенең караватында йоклатырга кирәк. Аркасына яткырырга. Караватның кырыйларына бернәрсә дә куймаска. Ана баланы утырып имезергә тиеш. Йоклап китеп, күкрәге белән баланы каплау куркынычы бар. Ана сөтеннән дә кыйммәтле ризык юк бала өчен. Баланы юындырганда үзен генә ваннада калдырырга һич ярамый. Секундлар эчендә фаҗига булуы ихтимал.

– Бала идәндә үрмәләп йөри башлагач, тәпиләп киткәч, бигрәк тә нәрсәдән сак булырга кирәк?

– Бала идәнгә төшерелгәч, кер юу порошокларын, савыт-саба юу сыеклыкларын, уксус кебек әйберләрне, даруларны ерак яшерергә кирәк. Кайнар суга, чәй, шулпага пешү куркынычы да бар. Шуңа күрә балага бик игьтибарлы булырга, аның һәр адымын күзәтеп торырга кирәк.

– Әтиләргә киңәшләрегез?

– Аталарга да хатыннарына-аналарга ярдәмчел, игьтибарлы булырга. Бала табу үзе бер стресс ул. Өйдә яшь баланы карау, ашарга пешерү, өй эшләре – яшь ана өчен авыр мәшәкатьләр. Әле аның төне дә бар. Шуңа күрә әтиләргә аналарга булышырга, төнлә дә торырга, хатыны вакытында ашаганмы-юкмы - шулай ук моңа игьтибар итәргә кирәк. Ана сөтенең сыйфатлы булуы мөһим. Ә ана сөте нинди ризыклар һәм вакытында ашауга бәйле.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев