erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авариядә Ашытбаш кешеләре һәлак булган

Бүген иртән Кенәр юлындагы авариядә Ашытбаштан ике кеше һәлак булган.

Бүген иртән Кенәр юлындагы авариядә Ашытбаштан ике кеше һәлак булган. Рәсми булмаган үз чыганакларыбыздан алынган мәгълүматлар буенча, иртәнге авариядә "Тойота" машинасында Ашытбаштан Нәкыйп исемле кеше булган. Арчадан авылга кайтышлый пассажирлар алган. Берсе авылдашы Алисә исемле ханым. Икесе дә һәлак булганнар. Тагын бер пассажир булган, ул да үлгән, тик аның кайсы авылдан икәнен белмиләр. 

Алисәнең 7, 6 сыйныфта укучы ике улы, 3 яшьлек бер кызы ятим калган. "Авылда Нәкыйпнең машинасының көпчәге шартлап каршыга килүче машинага килеп керүе дә, йөрәге туктаган булуы да бар,  дип сөйлиләр", - диделәр безгә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Төгәл сәбәбе тикшерүләрдән соң билгеле була. Ничек кенә булмасын, әлеге кешеләрнең гаиләләре өчен әйтеп бетергесез зур кайгы бу. Чын күңелдән кайгыгызны уртаклашабыз.  

Моннан тыш әле ике кеше Арча хастаханәсендә авыр хәлдә, операция өстәлендә. Аларга сәламәтләнүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллам сакласын инде,мондый хэсрэтне берэугэ дэ кичерергэ язмасын

    • аватар Без имени

      0

      0

      бик авыр хэсрэт

      • аватар Без имени

        0

        0

        Алиса матурыбыз хэм нэкип абый урыныгыз ожмахта булсын тыныч йоклагыз я раббым

        • аватар Без имени

          0

          0

          Аллах Тэгалэ рухларыгызны жэннэт бакчаларында насип итсен,туганнарыгызга балаларыгызга сабырлык бирсен,биик авыр югалту бер гонахсыз сабыйларга.

          Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

          2
          X