Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Авылым хатирәләре

    (Дәвамы. Башы газетабызның 1 апрель санында).

    Авылда алмагачлар булмаса да, ни гаҗәп, Миңкамал апаларда берничә төп груша үсә иде. Әйе, әйе, нәкъ бүген кибет, базарларда сатыла торган груша инде. Безнең малай вакыт, каян килгән ул агачлар, кем утырткан аларны? Бу турыда Миңкамал апаның үзеннән сорап калырга башка да килмәгән.

    Шушы юлларны яздым да, ә нишләп Миңкамал апаның улы Исмәгыйль абыйга шалтыратмаска, дигән уй килде. Исмәгыйль абый Арча шәһәрендә яши, озак еллар автобус шоферы булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Хатыны Әнисә апа белән матур гына гомер кичерәләр. Әнисә апа минем әнинең абыйсы Җамали абыйның кызы. Җамали абый сугышка киткәндә Әнисә кызына  алты ай гына була әле. Әтисе фронтка китәргә хәбәр алгач кызын күтәреп Корайван урамын әйләнеп чыга. Бу аның туган авылы һәм кызы белән мәңгегә саубуллашуы була.

    Телефонны Әнисә апа алды, газетабызның тугрылыклы укучысы да ул. “Синең язганнарны көтеп алам, каян барысын да хәтерләп бетерәсең?” – ди.

    – Алмагачлар турында укыдыңмы? – дим.

    – Нинди укымаган! Без үзебез дә кызлар белән яшелчә бакчасында эшләп йөрдек әле.

    – Груша турында язып утырам.  Миңкамал апаларның бакчаларында груша үсә иде бит. Каян алганнар, кем утырткан булган икән аларны? Исмәгыйль абый белмиме икән дип шалтыратуым.

    Реклама

    – Юктыр, ул да белмидер. Әле кар көрәргә чыгып киткән иде, кергәч сорап карармын. Мин килен булып килгәндә дә бакчалары тулы чия иде аларның, –  дип сөйләп китте Әнисә апа. – Грушаны әнкәй малайларга йомыркага алыштыра иде. Аның бер савыты бар иде, шуңа груша тутыра да бер йомыркага бирә. Әнкәй үзе Көтек авылыннан иде. Ул Корайванның Габделхак исемле егетенә кияүгә чыккан. Ә алар бик байлар булган, Миннебай дигән байлар нәселеннән. Миннебайның улы Хәйретдин, Хәйретдиннең улы Габделхак. Бөтен авыл Миннебай  байга эшләгән. Кичләрен эшләгән өчен он, ашлык өләшкәннәр. Өй асларында сепаратор тотканнар, бөтен авыл шунда сөт аертырга йөргән.

    Әле мин малай вакытта колхоз амбарында зур сепаратор тора иде. Анда Шәмсия апа сөт аертты. Халыкны салымнарга күмгән еллар. Хатын-кызлар билгеләнгән көнне шунда сөт алып килә һәм аертканнан соң... сепарат сөте дип аталган сыеклыкны алып кайтып китә. Ә мае – дәүләткә, чөнки май салымын түлисе бар.

    Бактың исә, әлеге сепаратор Миннебай байныкы булган икән. Клуб бакчасындагы бура амбарлар да шуныкы булган. Колхоз төзегәндә атларын да, башка мөлкәтен дә тартып алганнар. Габделхак үзе “Колхоз барыбер бетә ул”, – дип аңа керүдән баш тарткан, каядыр мари якларына барып эшләгән. Ә өйдә биш бала, әби дә бар. Миңкамал Яңа Кенәргә кадәр җәяү бара, Габделхак аңа ипи төяп җибәрә. Кайтканда төнгә калып эскерт өстендә кунарга да туры килә. Бүреләр ашап китмәсен, дип менә ул эскерт өстенә. Бигрәк тә ипи өчен борчылгандыр инде ул, бичара, чөнки алты җан көтә.

    Болай һаман йөреп булмый, дигән моң-зардан туептыр инде, Габделхак авылга кайтырга мәҗбүр була. Тик озакламый сугыш башлана, аны фронтка алалар, “хәбәрсез югалды”, дигән хәбәре генә килә.

    Грушаларны Миннебай чит җирләрдән алып кайткандыр яки кайтарткандыр, дигән фикергә киләм. Тик хикмәт моның белән генә бетми бит әле. Сугыш башланган елның кышындагы 40 градустан арткан салкыннарда ул агачлар ничек исән калган?

    (Дәвамы бар).

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: