Реклама
Пермьдә йөкле хатын сигез ай җылылык трассасында яшәгән. Бала табарга вакыты җиткәч хәйрия оешмасына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
23 яшьлек хатынкай Пермьга сигез ай элек килгән һәм яшәргә урыны булмагач, ире белән җылылык трассасында кунып йөргәннәр. Үзенең бәби көткәнен белгәч, ире белән киңәшләшә һәм баланы табарга карар итә. Хатын-кызлар консультациясенә исәпкә баскан, вакытында бөтен анализларын тапшырып, табибка даими күренеп йөргән.
Әлеге вакытта ире эш эзли, хатын белән хәйрия оешманың социаль хезмәткәре һәм психолог эшли. Хатынны хастаханәгә салганнар.
Әгәр хатынның ВИЧ-инфекцияле булуы ачыкланса, бу фатирда яши ала. Әмма ачык төрдәге туберкулез белән ярамый, ди ул. Әлеге вакытта хатынга ярдәм итүчеләргә теләүчеләрне эзлиләр.
Чыганак: rg.ru
фото: bvk.news
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/B-bi-k-tk-n-hatin---ililik-trassasinda-yashi-131137/
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз