erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Бер атна эчендә Татарстанда сигез кеше алкоголь белән агуланган

Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

20-26 апрельдә Татарстанда алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агулануның сигез очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чорда кискен агулануның 73 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта, күбесенчә ир-атлар (63 процент) зыян күргән. Хатын-кызлар арасында әлеге күрсәткеч 37 процент тәшкил итә.

Ведомствода очраклы агулануларның күбесе даруларны ялгыш кабул итү белән бәйле булуын әйттеләр (36,8 процент). Башкалары алкоголь куллану (26,3 процент), үз-үзеңне дәвалау (10,5 процент) һәм башка сәбәпләр (26,4 процент) белән бәйле.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/za-nedelyu-alkogolem-otravilis-vosem-tatarstancev-5922838?utm_source=yxnews&utm_medium=mobile&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2F6f889ab3-5543-5907-a204-5011b935e942

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев