Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Без әйләнә-тирә мохитне саклауга инвестицияләр кертү буенча лидер төбәктә яшибез

    Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Сергей Аноприенко катнашында ТР Экология һәм табигый ресурслар, Урман хуҗалыгы министрлыкларының уртак коллегия утырышы узды

    Татарстан ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округында әйләнә-тирә мохитне саклау өчен төп капиталга кертелгән инвестицияләр буенча беренче урынны алды. Бүген ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков 2019 ел нәтиҗәләренә багышланган ведомство коллегиясендә шулай дип белдерде.

    Аның сүзләренчә, Республикада үткәрелә торган планлы экологик сәясәт нәтиҗәсендә хисап елында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә максатчан чараларга барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан, предприятие инвестицияләренә башлангыч бәя бирүне исәпкә алып, 9 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелде. Шунысын да искәртик: Татарстан Идел буе федераль округында әлеге күрсәткеч буенча беренче урынны били.

    ТР Президенты карары нигезендә, 2012 елдан төбәктә экологик җыемнарның керемнәре күләмендәге җирле бюджет акчалары табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелә. Әмма бу керемнәр ел саен кими бара. РФ Бюджет кодексына кертелгән яңалыкларны исәпкә алып, 2020 елның 1 гыйнварыннан РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс тарафыннан билгеләнгән штрафлар хәзер Россия субъектлары бюджетларына җибәрелергә тиеш.

    Татар-информ

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: