“Безнең геройлар” дигән күргәзмә ачылды
Максатыбыз – чынбарлыкны яшь буынга җиткерү, геройлар үрнәгендә яшьләрне тәрбияләү.
“Казан арты” тарих-этнография музеенда “Безнең геройлар” дип аталган күргәзмә ачылды.
Ул Иҗтимагый совет рәисе Надия Мифтахетдинова инициативасы буенча музей хезмәткәрләре, ветераннар советы ярдәме белән оешты.
Күргәзмә илебез сагында торган егетләребезнең батырлыгы, рухи ныклыгы, Ватанга тугрылыклыгы белән таныштыруны күз алдында тота. Махсус хәрби операциядә 429 якташыбыз катнаша, шуларның 157 се мобилизацияләнгән, 272 се контракт буенча хезмәт итә. Без алар турында нәрсә беләбез? Берни дә. Күргәзмәгә куелган хәрби киемнәр, сугыш хәрәкәтләрендә зыян күргән дроннар, кулланылган сугыш кирәк-яраклары һәм махсус хәрби операция зонасындагы башка экспонатлар бераз гына булса да күзалларга ярдәм итәчәк. Ә әлеге экспонатларны музейга махсус хәрби операция зонасыннан алып кайткан ветеран әфганчы, курку һәм тынгы белмәс кеше Илнур Яруллин тапшырды. Күргәзмәгә волонтерларыбыз әзерли торган әйберләр дә – маскировка өчен челтәрләр, тиз әзерләнә торган ашлар, чәйләр, окоп шәмнәре һәм башка бик күп нәрсәләр куелган. Шулай ук гуманитар конвойлар турында видеорепортажлар карарга була, егетләребезне күрсәткән фотокүргәзмә зур гына урынны алып тора.
– Безнең хәрбиләр бүген Ватаныбыз сагында. Һәлак булганнар да бар. Алар тормышларын да кызганмыйча җиңүне якынайта. Без батыр улларыбыз алдында бурычлы, – диде күргәзмәне ачып район иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкиле ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова. – Шушы экспозицияне төзү өчен без музей хезмәткәрләре белән берлектә материаллар җыйдык. Илнур Яруллин тапшырган экспонатлар урын алды. Сергей Баһаветдинов киңәшләре белән ярдәм итте. Зур рәхмәт аларга. Бу күргәзмәнең максаты – хәтерне мәңгеләштерү, яшь буынга тапшырып калдыру. Дөрес, бу әлегә вакытлыча вариант кына. Аны тулыландыруда әти-әниләр, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф учреждениеләре һәм башкалар да булышыр, дип ышанабыз.
Махсус хәрби операция зонасына иллегә якын тапкыр гуманитар ярдәм белән барып кайткан Илнур Яруллин да күргәзмә ачу тантанасында катнашты.
– Ул якларга минем үземнең барасы килде. Машинамны карап чыктым да, тәвәккәлләдем, – диде әфган сугышында булган, аның нәрсә икәнен үз җилкәсендә татыган Илнур Гомәрович. – Алгы сызыкка кадәр барып җитәм. Солдатлар белән аралашам, якташларыбыз белән очрашам, адреслы посылкаларны кулларына тапшырам, хәбәрсез югалганнарны эзлим. Атна-ун көн йөреп кайтам. Йоклап та тормыйча 6,5 мең километр җир йөреп кайткан да булды. Солдатлар белән сөйләшеп тору җанга тынычлык бирә. Ашау-эчүдән бигрәк егетләргә аралашу, туган як җылысы кирәк. Хәленнән килгәнчә ярдәм иткән кешеләргә егетләр исеменнән рәхмәт әйтәсем килә. Алар шундый рәхмәт хатын биреп тә кайтардылар. Һәм бүген мин аны күргәзмәгә кую өчен тапшырам.
Россия пенсия берлегенең Арчадагы бүлекчәсе рәисе Руфия Баһаветдинова район, бигрәк тә ветераннар – “көмеш” волонтерлар тарафыннан нинди эш башкарылуы белән таныштырып үтте. Яу кырында һәлак булган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
– 2022 елның декабрендә без, ветеран әфганчылар да волонтерлар сафына кушылдык. Алты кешебез бүген махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итә. Кызганыч, әфганчылар арасында һәлак булганнар да бар, – диде “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов. – Без һәрберебез хәрби юл үткән кешеләр. Аңлыйбыз һәм көчебездән килгәнчә булышачакбыз. Балалар, яшьләр, ветераннар, гомумән район халкының шулай ярдәм кулы сузуына сокланам һәм алар алдында баш иям.
– Без бердәм булып эшләргә тиеш, – диде музей директоры Гөлназ Камалова. – Максатыбыз – чынбарлыкны яшь буынга җиткерү, геройлар үрнәгендә яшьләрне тәрбияләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев