Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бүген Рафия Рашатовнага Рәхмәт хаты тапшырылды

    Ел ахырында Вконтакте социаль челтәренең "Арча хәбәрләре" битендә районыбызның иң яхшы табибын билгеләделәр. Иң күп тавышны Яңа Кенәр участок хастаханәсе баш табибы педиатр Рафия Аксакова җыйды.

    Ел ахырында Вконтакте социаль челтәренең "Арча хәбәрләре" битендә районыбызның иң яхшы табибын билгеләделәр. Анда 5 меңгә якын кеше 10 табиб өчен тавыш бирде. Иң күп тавышны Яңа Кенәр участок хастаханәсе баш табибы педиатр Рафия Аксакова җыйды.

    Бүген Рафия Рашатовнага "Арча хәбәрләре" газетасы баш мөхәрриренең Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырылды.

    Реклама

    - 32 ел табибә булып эшлим. Җиде ел хастаханәдә баш табибә. Бер тапкыр да Рәхмәт хаты, мактау грамотасы алганым булмады, - диде ул.

    Мактау грамоталары булмаса да, ул иң кыйммәтле бүләккә - халык мәхәббәтенә ия булган табибә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: