erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәхетен җирдән таба

Җирнең яшь хуҗасы.

   Мин бу язманы “Ак Барс” агрокомплексы басуларында яшь кызны күргәч язарга булдым.Күп тә үтми, “Арча хәбәрләре” газетасында “Ак Барс”агрокомплексында булган семинар турында мәкалә басылды,фотода агрономнар арасында – әлеге кыз.Минем бу яшь белгеч  белән бик тә танышасым килде, кем икән бу батыр йөрәкле,җирне яратучы кыз,чөнки, хәзер күпчелек егетләр дә авылларда калырга риза түгел.

     Очраклы гына таныштык без Илүсә белән.Район үзәгеннән бергә кайтырга туры килде. Бик ачык ,аралашучан кыз икәне әллә каян күренеп тора.Әле ул безнең якларныкы да түгел икән.Югары Бирәзә кызы .2016 нчы елны Яңа Кырлай урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлап,туган җирендә эшләү теләге булган кыз ,Казан аграр университетеның көндезге бүлегенә укырга керә.Илүсәнең җирдә эшләү теләге  көчле була,югыйсә, яхшы билгеләренә тәмамлаган кыз башка һөнәрне сайлый алыр иде.Мин әле сорап та куйдым, берәрсе юнәлеш бирдеме дип,юк ,киресенчә, башка уку йорты сайламыйсыңмы ,-диеп киңәш бирделәр.Илүсә үз сүзендә нык тора,теләгенә ирешә ,ныклы белем ала.Уку елларын сөйләгәндә күзләрендә елмаю сизелә. Уку дәверендә бик күп мәгълүматлар туплый,соңгы курсны укыганда Россия авыл хуҗалыгында алган белемнәрен камилләштерә.Миңа эшләгәндә ,Әхмәт абый Хәкимҗанов,Дилә апа Бульмакованың ярдәме зур булды, ди,- яшь белгеч.

      Кулына югары белемле  агроном таныклыгы алган кызга,район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ренат Мансур улы Гатиятов “Ак Барс” агрокомплексына эшкә юллама бирә.Ширкәт җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов белән баш агроном Рөстәм Мөхәммәдиев җылы кабул итәләр,коллектив белән таныштыралар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Илүсә бүгенге көндә үз эшен никадәр кирәкле,никадәр файдалы икәненә күңеле белән сөенеп эшләп йөри.Менә кем икән ул яшь  җиргә килгән белгеч!Күпләргә үрнәк кыз,башкалар туган авылларыннан бәхет эзләп шәһәргә юл тотканда җирдән таба бәхетен һәм киләчәктә дә шулай була күрсен.Басуларны тутырып игеннәр шаулап үссен,авыл халкы да эшле дә ,ашлы да булсын.Илүсәгә  бары тик эшеңдә уңышлар,сәламәтлек теләп калам.Җирнең чын хуҗасы булырга язсын!

                                                             Зарипова Г.З.

                                                            Гөберчәк авыл китапханәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X