erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Бүген Айван авылында мәдәният ветераны Гөлзилә Миңнуллина белән хушлаштылар

Озатырга Арчадан район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина белән без дә мендек.

- Гөлзилә Айван һәм Төбәк Чокырча авылларының ветераннар советы рәисе иде, - дип сөйләде Рәмзия ханым. - Ветераннар турында кайгыртучы әйбәт кеше иде. Урыны җәннәт түрләрендә булсын.

Гөлзилә апа чыгышы белән Айван авылыннан. Әти-әнисе Гафур абый белән Гөлсем апа. Әтиләре 50дән соң 60ка җитә алмыйча бакыйлыкка күчә. Әниләре гомерле була. 94 яшендә мәрхүм була. Гөлзилә апалар дүрт бала. Гөлчирә, Нәкыйп, Фәридә, иң кечкенәсе Гөлзилә. Хәзер Фәридә апа гына исән инде. Исән-сау булсын. "Олы апалары Гөлчирә апа моннан ике ел элек 15 мартта 85 яшендә бакыйлыкка күчте, - дип сөйли күршесе, ире ягыннан туганы, Гөлзилә апаның соңгы сулышына кадәр янында булган Тәнзилә Миңнуллина. - 15 мартта Гөлчирә апаның ике еллыгы, Гөлзилә апаның җидесе. Моннан биш ел элек ире Рәфкать үлде. Шунда Гөлзилә апа тагын биш ел яшәсәм иде әле, диде. Биш елдан соң нәкь ире Рәфкать үлгән көнне 7мартта китеп барды. 8 мартта озаттык. Ул көнне дә нәкь шундый җилле, юеш, салкынча көн иде. Могҗиза бу!".  Гөлзилә апа 1951 елгы. Гыйнварда 74 яшь тулган. Яше барса да, ул яшьне биреп булмый иде. Квадроциклда җилдерә иде әле. Тиз арада авыртып китеп тә барды...Гомере буе клуб мөдире, аннан мәдәният йорты директоры булып эшләде. Сабантуйлары аннан башка үтмәде. Авылдашыбыз Альмира Гатауллина белән күңелле итеп алып барырлар иде. Авыл көне, өлкәннәр көннәре дә күңелле үтәр иде. Авыл көненә кызы Айзилә белән Казаннан артистлар чакыртып, уңган авыл халкына бүләкләр биреп, үтте ул авыл көннәре. Авыл көнен ничек үткәрми каласың, аңа күңел түзми, дияр иде. Әле менә узган ел гына октябрьдә үткән Өлкәннәр көнендә чәй өстәле янында ветераннарга бүләкләр тапшырды. Килә алмаганнарның өенә дә барып килде квадроциклы белән. 

Ире Рәфкать белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызы Айзилә Казанда, эшмәкәр, улы Рафик күп итеп терлекләр тотып, авылда яши. Гөлзилә апа ялгыз булмады, улы гаиләсе белән яшәде.

Адәм баласы бу фани дөньяга кунакка гына килгән шул. Озатучы авыл мулласы Илшат Кәримуллин әйткәнчә: "Гөлзилә апа мәңгелеккә бакыйлыкка күчә". Урыны оҗмах түрләрендә булсын. Гөлзилә апа, сез олы ихтирамга лаек кеше! Сез авылның актив бер кешесе идегез. Юксынырбыз инде сезне... Сабантуйлары җитсә бигрәк тә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре