erid:2VtzquqpS7d
Бүген Бөтендөнья хезмәтне саклау көне
Арча яңалыклары

Бүген Бөтендөнья хезмәтне саклау көне

«Арча» спорт мәктәбенең хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы инженеры Зөбәрҗәт Хәлиуллина яза.

 Кешеләргә мәгълүмат җиткерүнең төрле ысуллары бар. Куркынычсызлык, хезмәтне саклау темаларына килгәндә, бу аеруча игътибар һәм җаваплылык сорый. Календарьда апрельнең 28нче көне Бөтендөнья хезмәтне саклау көне буларак билгеләнгән. Әлеге уңайдан, узган ел "Арча" спорт мәктәбендә балалар өчен рәсем бәйгесе уздырган идек. Гади бәйге генә итеп калмыйча,  чараны концерт формасында әзерләдек. Йөздән артык бала төрле категорияләрдә чыгыш ясады, җиңүчеләргә тәмле күчтәнәчләр тапшырылды. Быел исә чараны үзебезнең хезмәттәшләр арасында уздырырга уйладым. Әлеге фикерне "Арча" спорт мәктәбе баш инженеры Вәлеев Ислам шунда ук күтәреп алды. Төп максат - хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча фикер алышу гына түгел - ә вакытны күңелле һәм файдалы итеп уздыру да иде. Нәтиҗәдә, хезмәттәшләрем арасында командаларга бүленеп волейбол турниры оештырырга дигән фикер барысына да ошады. "Арча" спорт мәктәбе директоры Сәләхов Марат тантананы ачып җибәрде. Чара барышында минем тарафтан куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау буенча чыгыш ясалды, уенчыларга дәрт биреп  алу өчен программада концерт номерлары да урын алган иде. Анда да үзебезнең хезмәткәрләр актив катнашты:Габдуллин Винер, Җәләлетдинова Нәридә апа һәм Гайфуллина Рәмзия апа матур җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Бердәм рух булдырып, аралашып, шул ук вакытта каннарны язып җибәрергә менә дигән мөмкинлек булды бу. Турнир тәмамлангач җиңүчеләргә мактау грамоталары, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды. Чараның иң тәмле өлеше - зур казанда пешкән телне йотарлык пылау булды. Бу эштә вакытларын жәлләмичә килеп безне сыйлаган авылдашларым Айгөл апа һәм Радик абый Фәйзрахмановларга аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Чара бер сулышта үтеп тә китте, һәркем кәнәгать иде. Зур нәтиҗәләргә күмәк көчтән башка ирешү кыен, чараны оештыру эшендә ярдәм күрсәткән, минем белән бер дулкында булып янып - көеп йөргән хезмәттәшләремә олы рәхмәтләремне ирештерәм. Без бергә, без көчле!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев