Дулкынландыргыч мизгелләр...
Шундый тантаналарның берсендә без дә булдык. Г.Курсави ис.лицейда Соңгы кыңгырау бәйрәме иртәнге сәгать 9 да башланды. Мәктәп еллары дигән җыр белән башланып китте ул Лицей директоры Максим Ильясов чыгарылыш сыйныф укучыларының укуны лаеклы тәмамлауларын әйтеп, имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде. Тантанада район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алия Камаева катнашты. Ул укучыларны бәйрәм белән котлады, уңышлар теләде. Быел 11 сыйныфны 12 бала тәмамлый, ә 9 сыйныфны - 27 бала. 11ләрнең әти-әниләре балалар белән бергә һавага ак күгәрченнәр очырдылар. Мәйдан бәхетле авазлардан шау-гөр килеп торды. Кызлар һәм егетләр вальс әйләнделәр. Матур теләкләр әйтеп, шарлар очырдылар.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев