erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Быел кыш кар күп булырмы?

«Кырларда әле кар юк, бу начар»

Быел кышын кар күп булырмы, юкмы — төгәл билгесез. «Соңгы елларда кар күбрәк була бара, мондый тенденция сакланыр дип фаразларга гына кала», — диде Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгында.

Ул хәзер һава торышы шактый салкын булуын искәртте. Шәһәрдә һава температурасы 0дән 13 градуска, шәһәрдән читтән 18 градуска төшкәнен әйтте. «Кырларда әле кар юк, бу начар», — диде профессор.

«Узган ел декабрьдә, кар юк, дип борчылдылар. Әле „карга тимәгез, бу безгә Яңа елга“ дип тә шаярттылар. Былтыр кар сентябрьдә үк төште, кар ятуның бу иң иртә чоры булгандыр, тик ул эреде. Быел кар вакытында ятты. Күпьеллык күзәтүләр буенча, беренче кар катламы октябрьнең соңгы көннәрендә, ә тотрыклы кар катламы — 17-19 ноябрьдә көтелә», — диде КФУ доценты Тимур Әүһәдиев.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул кышның быел шактый иртә, ашкынып килгәнен белдерде. «Җепшек, юеш карлы вакыт белән „ләззәтләнергә“ өлгермәдек. Салкын һава кисәк килгәч, су өстендә боз да чәчәк рәвешендә, бизәкле булып катты», — диде доцент.

 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/18-11-2020/yuriy-perevedentsev-so-gy-ellarda-kar-k-b-ya-bara-byel-da-shulay-bulyr-dip-farazlyybyz-5786429

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X