erid:2VtzquqpS7d
Быел мина 90 яшь тулды
Арча яңалыклары

Быел мина 90 яшь тулды

Котлыйбыз!

Мин, Рәхимуллин Шаһинур Шаһиҗиһан улы, Ташкич авылында 1936 елның 15 февралендә туганмын. Миңа биш яшь  чагында Бөек Ватан сугышы башлана. Әтиемне сугышка алалар. Без ялгыз әниебез тәрбиясендә 3 кеше – әтинең әнисе - карт әби, мин һәм бер яшьлек сеңлем калганбыз. Әнием минем шикелле буйга кечкенә булса да, бик тере хатын-кыз булганлыктан, колхозның авыр эшләренә куша башлыйлар, чөнки авылда картлар, хатын-кызлар гына калганлыктан барлык авыр эшләр аларга йөкләнеп кала. Алар атлар  җигеп колхоздан Шәмәрдәнгә ашлык кабул итү пунктларына илткәннәр. Әнием тере, булдыклы хатын булгангадыр, икешәр йөкне әнигә тапшырганнар, башкаларны да күзәтчелек бурычын аңа йөкләгәннәр. Бишәр-алтышар йөк белән хатын-кызлар икмәк заданиесен Шәмәрдәнгә илтеп тапшырганнар.

         Сугыш чоры бит... Авылда хатын-кызларны җыеп окоплар казырга җибәргәннәр, безнең авылдан алты хатын-кызны да, сугышка яраксыз булган бер ир кешегә ат җиктереп эшкә озатканнар, без өйдә әби дә сеңлем - өчәү генә калганбыз.

        Мин җиде еллык мәктәпне укып чыгып колхозда эшли башладым, мине бригадирыбыз Мәгъсүмә апа бик ярата иде, әле дә хәтеремдә аның миңа ат җигәргә булышкан чаклары, кечкенә гәүдәле булганлыктан, көчем дә булмагандыр инде, атның камытын кыса алмый интегә идем.

         1955 елның октябрь аенда мин армиягә, тимер юл гаскәрләренә  алындым, әле дә хәтеремдә, Мәскәүгә чаклы биш көн бардык, тукталышларда бик озак тоттылар, Мәскәүдә безне хәрби частька тупладылар. Әле дә хәтеремдә, рота командиры капитан Оридорога үзе янына якынайтты, вещевой мешоклар бүлмәсенә старший кеше итеп куйды. Безнең әтиләргә караганда олы кеше иде. Бер ел хезмәт итүгә, мине язу-сызу эшенә өйрәтә башлады, аңа рәхмәтем бик зур, ул вакытларда русчаны начар белә идем әле. Үзем тыйнак, аны олы командирыбыз итеп санаганга күрәдер инде, мине бик хөрмәтли торган иде.

         Армиядә икенче елым башланганда икенче ротада хезмәт итүче бер солдат авырып, авыр операцияләр кичерә. Рота командиры Оридорога штабта командирлар арасында бу авыручы солдатның якташы миндә хезмәт итә, авырган солдатны озатырга аңа йөклик, дип сүз кузгата. Ул солдат безнең күрше районнан булып чыкты. Егетне Балтач районы военкоматына исән-сау алып кайтып тапшырдым. Ә аннан соң әнием янына кайтып кунак булдым.

         Яңадан барып хезмәтемне үтәп, авылыбызга кайткач, механизаторлар курсына укырга кердем.  Укый башлагач, рота командиры Оридорога училищега мине яхшы яктан сүрәтләп характеристика җибәргән иде. Училищены тәмамлап, колхозда эшләдем, җәй көне комбайнда, ә кышларын фермада ат җиктем.

        Көннәрдән беркөнне миндә уку теләге уянды. Арчага килеп кичке мәктәпкә укырга кердем. Бер атна укып йөргәч, директор миңа гаилә составы турында белешмә алып килергә кушты, ә миңа авыл советында справканы бирмәделәр. Ул чорларда авылдан кешене беркая да җибәрмиләр иде. Парторгның приказы шулай булган.

       Укуны дәвам итә алмагач, мин бик борчылып йөрдем. 1966 елны уборкалар бетеп эштән азрак бушагач, Ижевскига кунакка киттем. Ул чорларда Ижевск шәһәрендә сеңлеләрем яши иде. Поездда бер егет белән сөйләшә-сөйләшә бардык, ул Минзәлә районыннан эшкә керергә шәһәргә баруын әйтте. Кайда керергә теләген сорагач, пожарныйга белештем диде, бернинди документ та кирәкмәвен әйттеләр, диде. Чоры шундый, паспорт, документ бер кешегә дә бирелми.

      Барып җитеп, туганнарның хәлен белешкәч, поездда сөйләшкән егет турында сөйләдем, үзем дә пожарныйга керә алмам микән дигән фикергә килдем. Шул максат белән министерлыкка бардым. Анда пожарныйга кабул итмибез, әйдә милициягә эшкә алабыз, дип аңлаттылар. Документлар тапшырып, комиссия тикшерүе үткәч, мине алты айлык курсларга җибәрделәр. Анда эш белән танышабыз, Җинаять кодексы өйрәнәбез. Аны тәмамлагач, Первомайский район бүлегенә эшкә билгеләделәр. Анда әйбәт кенә эшләдем, мине бик яраттылар. Бер ел эшләгәч, мине вытрезвительгә биш милиционерга командир отделение итеп билгеләделәр. Анда ел ярым вакыт әйбәт кенә эшләдем.

      Минем куңелем үзебезнең якка тартты, Татарстанны сагынгангадыр инде. Гаиләм белән киңәштем дә рөхсәт сорарга булдым. Гаиләм – хатыным һәм балам. Мәфкария каршы килмәде, хуплады гына. Шушы уйларымны тормышка ашыру өчен миңа Министрлыкка барып сөйләшү кирәк иде. Мин барып, рөхсәт сорап министрга гариза яздым, каршы килмәде, гаризаны район бүлеге начальнигына җибәрәм, ул хәл итәр, диде. Райотделда замполит Маханов каршы килде. “Пока эшлә, безнең болай да эшче көчләр җитми, син безнең мактаулы кешебез, алдагы көннәрдә җай чыгыр”, - диде.

         Көннәрдән беркөнне Казаннан бер гаилә Ижевскийга кайту нияте белән гариза язып мөрәҗәгать иткән. Шуннан соң миңа да, сөйләшә торгач, каршы килмәделәр. Перевод белән генә эштән китә алдым. Юлламаны Казанга бирделәр, без гаилә белән юлга җыендык.

        Казанга кайттык. Министерствода әйбәт кенә каршы алдылар, иң башта шуны сорадылар: кайда эшләргә уйлыйсың? Мин үзебезнең районга, Арчага җибәрүләрен сорадым, каршы килмәделәр. Арчага кайттым. Белгән кеше замполит Гыйззәтуллин җылы каршы алды. Арчада бераз эшләгәннән соң иске булса да квартир бирделәр. Кичке мәктәпкә укырга кердем, чөнки белемем 8 класс кына иде. Мәктәпне әйбәт кенә тәмамладым, кич белән укырга йөрдем, ә көндезләрен эшкә чыктым. Арчада милициядә 1995 елга кадәр эшләдем, ә аннан сон лаеклы ялга чыктым.

       Быел мина 90 яшь тулды. Мине хөрмәт итеп юбилеем белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафинага, “Росгвардия”нең Арча районы саклык бүлеге начальнигы Рамил Фәйзрахмановка, Эчке эшләр органнарының район ветераннар Советы рәисе Һашим Гарапшинга, үзебезнең ветераннар Советыннан Раил Гыйниятовка  зур рәхмәтемне белдерәм.

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев