Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Чаллыда милли матбугат үзәге булачак

    "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте Чаллыда милли матбугат үзәге оештыра

    «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, татар матбугат үзәге ул милли-мәдәни темаларга очрашулар, матбугат конференцияләре уздыру урыны булырга тиеш.

    Шамил Садыйков Чаллыдагы «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау», «Мәйдан» кебек татар матбугат чараларының технологик яктан артта калу проблемасы булуын да искәртте. «Аларның аудиторияләре белән элемтәләре түбән, социаль челтәрләрдә аудиторияләре кечкенә, эшләү рәвешләре текст язуга гына корылган. Безнең бурыч — аларны заманча эшләргә өйрәтү. Яңа социаль челтәрләрдә эшләү өчен җиһазлар, фотоаппаратлар алу ниятләнә», — дип белдерде Шамил Садыйков. 

    Акционерлык җәмгыяте генераль директоры әйтүенчә, ниндидер басманы ябу, статусын түбәнәйтү турында сүз бармый. «Без, киресенчә, „Шәһри Чаллы“ һәм „Көмеш кыңгырау“ гәҗитләренең хәзерге баш редакторлар вазифаларын башкаручыларын даими редактор итеп билгеләргә, аларга ярдәм итәргә җыенабыз», — дип белдерде ул.

    «Иң мөһиме — Чаллыны милли матбугатны үстерү буенча төп стратегик юнәлеш итеп күрәбез. Соңгы ел эчендә Чаллыда татар телле „Күңел ТВ“ телеканалы ачылды, тәүлек әйләнә эшләүче „Тәртип“ музыкаль радиосы ачылды. Хәзер яңа бурычыбыз — гәҗит-журналларны яңа дәрәҗәгә күтәрү, аларга заманча эшләргә мөмкинлекләр бирү», — диде Шамил Садыйков. 

    Реклама

    Көмеш кыңгырау» Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасында баш мөхәррир вазифаларын башкаручы Ризидә Гасыймова балалар газетасы өчен журналистлар мәктәбе оештыру нияте булуын әйтте. «Моңа кадәр мәктәпләргә чыгып китеп, мастер-класслар оештыра идек, хәзер балаларны үзебез чакырып, үзебезнең студиядә оештырып булыр иде», — дигән теләген җиткерде.

    «Көмеш кыңгырау» республика газетасы булып калыр дип ышанам. Безнең сайт редакторы социаль челтәрләрне дә алып бара», — дип сөйләде Ризидә Гасыймова. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/22-04-2021/tatmedia-agentlygy-challyda-milli-matbugat-z-ge-oeshtyra-5820771

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: