erid:2VtzquqpS7d
Чикле мөмкинлекләрне чиксез итеп: Арчада “Мөмкинлекләр фестивале” узды
Арча яңалыклары

Чикле мөмкинлекләрне чиксез итеп: Арчада “Мөмкинлекләр фестивале” узды

Арча педагогия көллиятендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Мөмкинлекләр фестивале” узды.

Бүген Арча педагогия көллиятендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Мөмкинлекләр фестивале” узды. Проект “Абилимпикс” һөнәри осталык чемпионаты кысаларында тормышка ашырыла. “Абилимпикс” – инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионат.

Быел фестиваль Арча педагогия көллиятендә өченче тапкыр уздырыла. Бу хакта үз чыгышында көллият директоры Гөлнара Гарипова да әйтеп узды:

 “Мин инде сезнең күбегезне таныйм, – диде ул. – Бу чара инде сезнең өчен бик якын мохиткә әверелгәндер, дип уйлыйм. Чөнки фестиваль кысаларында сез үзегездә яңа сәләтлә ача, яңа юнәлешләр үзләштерә аласыз.  Сезнең бернигәдә карамыйча алга баруыгыз, авырлыклар алдында бирешмәвегез чын мәгънәсендә соклану уята. Сәләтсеә кеше юк, һәр кеше сәләтле. Бүген сез дә сәхнәдә, төрле мәйданчыкларда үз сәләтләрегезне күрсәтерсез. Уңышлар сезгә!”

Катнашучыларны шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының урта йөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Любовь Митрофанова сәламләде.

“Һәр кеше өчен тигез шартлар тудыру һәм сыйфатлы белем бирү безнең өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала, – диде ул. – Ә мөмкинлекләр фестивале – ул сәләтләр үстерүче, үз-үзеңә ышаныч тудыручы һәм иң мөһиме – уртак максатлар белән яшәүче кешеләрне бреләштерү инклюзив мохит. Бүген сезнең биредә булуыгыз, фестивальдә катнашуыгыз – ул үзе үк зур җиңү. Бүгенге фестиваль сезнең өчен яңа уңышларга илтүче яңа башлангыч булып торсын, яңа ишекләр ачсын”.

Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгеннән, Яңа Кенәр интернат-мәктәбеннән, Яңа Чүриле интернат-йортыннан һәм Мәрхәмәтлек үзәгеннән барысы 58 кеше катнашты.  Программа кысаларында катнашучылар ун төрле юнәлеш буенча үз көчләрен сынады: сабын ясау, төймәләрдән рәсем иҗат итү, пластилин белән эшләү, күн эшкәртү, мозаика, бию сәнгате, нәфис сүз, вокал һәм башка юнәлешләр.

Ахырдан барлык катнашучыларга да сертификатлар һәм бүләкләр тапшырдылар. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев