Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 76 яңа очрагы ачыкланган

    Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 76 яңа очрагы ачыкланган

    Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 76 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 12 кеше хастаханәгә озатылган, 64 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

    Реклама

    Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (36 кеше) аралыгында ачыкланган.

    Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 10 мең очрагы теркәлгән. 8743 кеше (шуларның 69ы – узган тәүлектә) терелгән. Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/26-11-2020/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirus-infektsiyase-yoktyruny-76-ya-a-ochragy-achyklangan-5788373

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: