erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дүрт ел элек югалган Сөләйман хәзрәт эше буенча алга китеш юк

ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында депутат Ркаил Зәйдулла республика буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринның депутатлар каршында чыгышыннан соң хәзрәт эше буенча яңалыклар бармы-юкмы икәнен сорашты.

Хәтерләсәгез, 2016 елның 7 февралендә Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең икенче имамы 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов суга төшкәндәй, юк булды. Өстәвенә, аның белән бергә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданины 62 яшьлек шәех Нәҗметдин  дә югалды.

Инде дүрт ел узса да, бу эш буенча алга китеш юк икән. 

Бүген ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында депутат Ркаил Зәйдулла республика буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринның депутатлар каршында чыгышыннан соң  хәзрәт эше буенча яңалыклар бармы-юкмы икәнен сорашты. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Әлеге мәсьәлә буенча алга китеш юк”, - дип җавап бирде министр.

Билгеле булганча, Сөләйман хәзрәт белән юлдашы “Toyota Corolla” машинасында Мордовия башкаласы Саранскидан Казанга сәфәр чыккан  була. Алар Буа районы Иске Суыксу авылы мәчетенә өйлә намазына керә. Машина Буа шәһәрендә табылган, әмма хәзрәт хакында шуннан бирле бер хәбәр дә юк.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/tr-buencha-echke-eshlr-ministry-drt-el-elek-yugalgan-slyman-khzrt-eshe-buencha-alga-kitesh-yuk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X