Дуслык дәвам итсен иде.
Ташкичү мәдәният йортына Югары Ослан районыннан мәдәният хезмәткәрләре һәм район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Иделкәй" халык җыр ансамбле килде. "Аларга районыбыз Дан тоткан Тукаебыз , Мәрҗани һәм Мәхмүт Галәү музейларын күрсәттек. Алар авылдашларыбызга үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр. Безнең матур табигатле җиребезне бик яратып киттеләр. Дуслык күпере дәвам итсен, халкыбызга армый талмый хезмәт итәргә насыйп булсын, илләребез тыныч булсын", - диде мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева.
Нет комментариев