erid:2VtzquqpS7d
Экологик рәсемнәр бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде
Арча яңалыклары

Экологик рәсемнәр бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде

ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы оешуга 30 ел тулу уңаеннан оештырылган рәсемнәр бәйгесенең муниципаль этабына нәтиҗәләр ясалды

Язның беренче көненнән башланган республикакүләм рәсемнәр бәйгесенең муниципаль этабы тәмамланды. Арчадагы урнашкан ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк төбәк идарәсенә Балтач, Теләче, Саба, Әтнә, Кукмара районнарыннан 362 рәсем кабул ителде. Экологик рәсемнәрнең иң яхшылары республика этабына сайлап алынды. Калган рәсемнәр арасыннан районыбыз экология оешмасы иң уңышлыларын сайлап алып, аларны да бүләкләде.

Арча районының кечкенә рәссамнарын бүләкләү чарасы 8 апрель көнне уздырылды. "Калган район катнашучыларын үз районнарына барып бүләклибез. Барысын да бирегә җыймаска булдык. Үзебезнең яшь рәсем ясаучыларны да җыйдык,"- диде оешма җитәкчесе Ленар Касыймов.

Бүләкләнүчеләр арасында балалар бакчасы яшеннән алып өлкән сыйныф укучыларынамкадәр бар иде. 

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре экология

Нет комментариев