erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ел башыннан бирле коронавирус инфекциясенең 808 очрагы теркәлгән

Татарстанда ел башыннан бирле хастаханәдән тыш пневмония очраклары арткан

1-9 гыйнварда Татарстанда коронавирус инфекциясенең 808 очрагы теркәлгән. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә әйтте. Барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1-9 гыйнварда республикада хастаханәдән тыш пневмония очраклары 41 процентка, бәйрәм көннәрендә инфекцияне гаиләдә йоктыру очраклары 72 процентка артты, дип искәртте Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Патяшина.

«Гыйнварда үсеш темпы 0,7 процент тәшкил итте. Яңа коронавирус инфекциясе йоктыручыларның гомуми саны 14 092 кешегә җитте», — диелә хәбәрдә.

Марина Патяшина сүзләренчә, Яңа ел каникулларында 319 балалар лагеры (шул исәптән шәһәр читендәге 30 лагерь һәм 289 мәктәп яны лагеры) эшләгән. Әлеге лагерьларда 5 меңгә якын бала ял иткән. Шәһәр читендәге 18 лагерь (60 процент) тикшерелгән. Бер лагерьда яңа коронавирус инфекциясен кисәтү буенча тиешле чараларның үтәлмәве ачыкланган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстанда коронавируска каршы профилактика чараларының үтәлеше буенча «кайнар элемтә» эшли, анда 2020 елның 21 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр 7 шалтырату килгән.

Тикшерүләрдән соң хезмәткәрләрнең җәмәгать туклануы объектларында һәм спорт кирәк-яракларын прокатка бирү пунктларында битлексез эшләвенә бәйле ике факт расланган, тагын ике факт (кафеның төнлә эшләве) буенча мәгълүматлар ТР Эчке эшләр министрлыгына тапшырылган, өч факт расланмаган.

Татар-иформ: https://tatar-inform.tatar/news/health/09-01-2021/tatarstanda-el-bashynnan-birle-hastahan-d-n-tysh-pnevmoniya-ochraklary-artkan-5797791

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X