erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Элвин Грейны суд көтә

Таләпләр үтәлмәгән.

Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе Казанда җырчы Элвин Грей концертында антиковидлы чараларның бозылуын ачыклаган. Ведомство белгечләре артистның музыкаль лейблына һәм концерт залына карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзегән. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, чара 9 декабрь көнне узган. Элвин Грейның концертын үткәргәндә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында коронавирусның яңа очракларын таратуны булдырмау чаралары үтәлмәгән. Тамашачылар шәхси яклау чараларында булмаган, социаль дистанцияне үтәмәгән. Концертка килгән кешеләр тамашачылар утырырга тиешле урыннарында утырмаганнар. 14 декабрьдә концертны оештыруга карата материаллар карау өчен судка җибәрелде, дип хәбәр итә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте.   Элвин Грей әле ноябрь ахырында ук Татарстандагы концертлар графигын анонслады. Җырчы Казанда өч концерт, Чаллыда ике һәм Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәттә берәр концерт бирде. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31415

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X