erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Февральдә дә зәмһәрир салкыннар көтелми

Шулай да, февраль, гыйнварга караганда, бераз салкынрак булыр дип фаразлана.

Быел февраль аенда да зәмһәрир салкыннар булуы көтелми. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

«Февраль гыйнварга караганда салкынрак булса да, көчле суыклар көтелми. Көнбатыш-көнчыгыштан һава күчеше чигенмәячәк, шуның аркасында февральдә дә җылы булачак», — диде.

Ул 2007 елда гыйнварның икенче декадасында һава температурасы быелгыча югары торганын, ләкин 25 гыйнварда минус 15 градус булганын искә төшерде. «Ничек кенә булса да, февраль гыйнварга караганда бераз кышкычарак булыр дип фаразлыйбыз», — диде Юрий Переведенцев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кафедра доценты Тимур Әүһәдиев сүзләренчә, җылы гыйнвар артыннан гадәттә 46 процент очракта җылы февраль килә.

Быел гыйнвар аенда температура нормадан 10-12 градуска югары булган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хут кергәч бераз салкынайтса гына инде. Августның ике декадасы да салкын булды, февральдә салкынга өметләнеп булмас. Кышкы салкыннарны җәй урлады.

    2
    X