Аларга киләчәктә дә саулык-сәламәтлек, бәхет һәм тигез гомер телибез.
15 май — Халыкара гаилә көне уңаеннан Арча районы ЗАГС бүлегендә Фаил Мөхәммәт улы һәм Дания Раис кызы Мифтаховларның гаилә корып яши башлауларына 35 ел тулу — хөрмәтенә тантаналы чара узды.
Гомер юлларын иңне-иңгә куеп узган Мифтаховлар гаиләсенең иң зур байлыгы — балалары һәм оныклары. Бүген алар өч бала — Динә, Фәнил һәм Мәрьямне тәрбияләп үстергән бәхетле әти-әни, шулай ук Ралинә, Алисә, Эмиль, Әминә, Ранил һәм Айгизә өчен кадерле дәү әти белән дәү әни.
Тантана барышында юбилярлар, балалары һәм якыннары катнашында, ЗАГС бүлегенең Мактаулы юбилярлар китабына кул куйдылар, «Коралловая свадьба» медальләре белән алмаштылар. Чараның иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе — юбилей уңаеннан башкарылган матур бию булды. Сөю һәм хөрмәт хисләре белән сугарылган әлеге мизгел кунакларның көчле алкышлары астында узды.
Мифтаховлар гаиләсе — ныклы гаилә кыйммәтләренең, мәхәббәт һәм татулыкның матур үрнәге. Аларга киләчәктә дә саулык-сәламәтлек, бәхет һәм тигез гомер телибез.
Чыганак һәм фотолар: Арча ЗАГСы бүлеге
Нет комментариев