erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Газизләреннән баш тарткан аналар турында ишеткәндә күңел әрни

Әни бит ул бер генә

Узган ялда бөтен Россия Әниләр көнен билгеләп үтте. Бу уңайдан Арча Мәдәният йортында бик матур бәйрәм оештырылды.   

Тамашачылар өчен ул онлайн-форматта да үтте. Залда – төрле тармакларда эшләүче, районыбыз үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүче, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, күп бала үстерүче, мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче аналар.

  – Бишектән алып кешене ана мәхәббәте җылыта. Ничә яшьтә булуга карамастан, ул җылылык һәрберебезгә кирәк, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алинә Мөхәммәтшина аналарны бәйрәмнәре белән котлап һәм теләкләрен җиткереп. – Балалар йортында тәрбияләнергә мәҗбүр булган балалар, газизләреннән баш тарткан аналар турында ишеткәндә күңел әрни. Һәр хатын-кыз үзенең һәм баласының тормышы өчен җаваплылык тоеп яшәргә тиеш.

Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. Районыбыз үзешчәннәре, укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар аларны үзләренчә матур һәм җылы итеп котладылар. Хөрмәткә лаек аналарны сәхнәгә чакырып олыладылар.

“Аргамак групп” компаниясенең техник хезмәткәре, 5 бала анасы Чулпан Әхмәдуллина, “АСПК” җәмгыятеннән, өч бала анасы Римма Әюпова, Иске Кырлай авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе, шулай ук 3 бала тәрбияләүче Раушания Абдуллина, хастаханәдә 11 ел участок табибы булып эшләүче 3 бала анасы Эльвира Хәкимҗанова, “Арча укыту үзәге” җитәкчесе Резидә Исмәгыйлева, “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары Наталья Сергеева, 6нчы мәктәп укытучысы, 5 бала анасы Гөлназ Ибраһимова, 42 ел Түбән Аты мәдәният йортын җитәкләгән 3 бала тәрбияләүче Илсөя Мөхәммәтгалиева, спорт мәктәбе тренеры Гөлнара Маулина, “Мәрхәмәтлек үзәге” хезмәткәре, 4 бала анасы Тамчы Гарәфетдинова әни дигән бөек исемне горур йөртәләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сәхнәгә мөмкинлекләре чикле, шулай ук балалар йортыннан алып балалар тәрбияләүче аналар да чакырылды. Гөлгенә Хәбибрахманова ире Илдус белән 6 бала үстерәләр. Гөлшат һәм Вагыйз Гарифҗановларның – 3, Урта Пошалымнан Рәшидә һәм Вагыйз Җиһаншиннарның 5 балалары бар. Арчадан Рәмзия Кәлимуллина үзенең өч баласы янына балалар йортыннан да өч бала алып үстерә.

“...Әниләрдә генә була матур күзләр, алар гына таба белә матур сүзләр...”. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов үзенең котлавында әнә шундый шигъри юллар китерде.  Ул “Ак барс” агрокомплексы”нда ферма мөдире, 5 бала анасы Гөлсөя Галимбекова, “Северный” хуҗалыгы бозау караучысы, 5 бала анасы Гөлшат Баһаветдинова, “Заря” хуҗалыгыннан 5 бала анасы Анжелика Александрованы сәхнәдә тәбрикләде.

Курса-Почмак элемтә бүлекчәсе җитәкчесе Гәүһәрия Гәрәева 19 ноябрьдә игезәк улларын армиягә озаткан. Наилә Сәмиева – Россия, Халидә Вафина республика күләмендә зур җиңү яулаган. Курса-Почмактан Равия Шәймуллина 37 ел укытучы булган, хәзер мәчеттә мөгаллимә. Ире Марсель белән 42 ел гомер итеп, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. 42 ел кайнана белән бер-берләрен аңлап яшәгәннәр. Казанбаштан Гөлара Шәрипова балалар бакчасында эшли, искиткеч шигырьләр авторы, 4 бала анасы. Районыбызның үрнәк хатын-кызлары алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X