erid:2VtzquqpS7d
Гөлүсә Рахматуллинадан кореяча кыяр рецепты
Арча яңалыклары

Гөлүсә Рахматуллинадан кореяча кыяр рецепты

Гөлүсә үзенең укчыларын яңа рецептлар белән гел сөендереп тора.

Бу юлы ул кореяча кыяр рецепты тәкъдим иткән.

Кирәк була:

4 кг кыяр

1 кг кишер

3 баш сарымсак

30 гр кореяча тәмләткеч

1 ст шикәр комы

1 ст уксус 9%

1 ст сыек май

2 аш кашыгы тоз

Кыяр, кишерне саламлап турыйсы, барысын болгатып, 2 сәгать тотасы. 0,5 литрлы банкаларга тутырып, су ваннасында 15 минут кайнатасы.

Банкаларны стериль капкачлар белән ябасы. 

Тәмле булсын!


Нет комментариев