erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гомерләр кыскаруның сәбәбе нидә?

Германиядәге Макс Планк җәмгыятенең Химия институты галимнәре һаваның глобаль пычрануы гомер кыскаруы сәбәбе булып тора дип белдерә.

Уртача алганда, гомер өч елга кыскара һәм ел саен 8,8 млн. кешенең вакытыннан алда үлүенә китерә.

         Тикшеренүчеләр фикеренчә, нефть, газ һәм ташкүмер яндыру аркасында һавага чыккан каты кисәкчәләрнең үпкәләргә эләгүен бетерү кеше гомерен бер елга озайту мөмкинлеген бирер иде.  Һаваның пычрануы кешеләрне малярияга караганда — 19, ВИЧка караганда —9 һәм хәмергә караганда 3 тапкырга күбрәк үтерә. Үлемнәрнең яртысы — йөрәк өянәгенә һәм инсультка, 6 проценты үпкә яман шешенә туры килә.

         Бу җәһәттән иң зур каза күрүче төбәк — Азия. Кытайда уртача гомер озынлыгы — 4,1 елга, Һиндстанда — 3,9 елга һәм Пакистанда 3,8 елга кыскарган. Африкалыларның гомере, уртача алганда, 3,1 елга кимегән. Ә Европа илләре арасында Болгария, Румыния һәм Венгрия атала. 80 проценттан артык югары керемле илләрдә шулай ук һава пычрануы аркасында вакытыннан алда үлем очраклары теркәлә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

         Һавасы чагыштырмача таза булган төбәкләр арасында Төньяк һәм Көньяк Америка, Көнчыгыш һәм Төньяк Европа, шулай ук зур булмаган утрау дәүләтләре атала.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/Gomerl-r-kiskaruni-s-b-be-nid-151386/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X