Арчаның 3нче мәктәбе җитәкчесе урынбасары Рузалия Шакирова яза.
Безнең Арча шәһәрендә бик күп гаилә династияләре яши һәм эшли. Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган чаралар кысаларында мәктәбебездә «Һөнәрле булу – гәүһәрле булуга тиң» исеме белән буыннар очрашуы узды. Әлеге чарага хезмәтен яратып башкарган төрле буын вәкилләре чакырулы иде. Очрашуда мәгариф идарәсе методисты Алия Фәйзрахманова, районның «Ак калфак» татар хатын-кызлары бүлеге җитәкчесе Алсу Закарова, ветеран укытучыларыбыз, укучыларыбызның әти – әниләре һәм укучылар катнашты. Башта кунаклар мәктәп музее, мәктәпнең бай тарихы белән таныштылар. “Һәр гаилә кабатланмас, һәр һөнәр мөһим” - очрашуның девизы әнә шундый иде.
Безнең мәктәптә озак еллар эшләгән Ләйсирә Минһаҗеваның килене Айсылу Айдар кызы укытучылар династиясе турында сөйләде. Һөнәрләрен буыннан буынга тапшырып килгән зур педагогик стажлы Зариповлар үз гаиләләре белән таныштырдылар. Алсу Гарипова һәм аның кызы Алелия үзләренең укытучылар династиясе тарихы белән уртаклаштылар. Балалар бакчасы тәрбиячесе һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Алия Шәрәфиева үзләренең гаилә йолалары турында сөйләделәр. Табибә Алия Игнатова үзенең спорт һәм тату гаиләсе тарихы белән таныштырды, табиб һөнәрен сайлауда Казан шәһәрендә урнашкан медицина музееның этәргеч ясавы хакында сөйләп узды.
Музыкага, иҗатка гашыйк әби–бабалары тамырлары белән театр сәнгатенә барып тоташкан Сибагатуллиннар гаиләсе үзләренең моңлы тавышлары белән тамашачы күңеленә үтеп керде. Илдус улы Зөлфәтнең 3 сыйныфта укучы улы Данир гаилә осталыкларын дәвам итә, бик матур җырлый һәм мәктәп чараларын алып бара. Пешекче Хәлиуллиннар гаиләсе кулинария серләре белән уртаклашты. Күп еллар түбәтәйләр чигү белән шөгыльләнгән Илсөя Әхмәдиева бу һөнәрне оныклары Гөлшат белән Гөлназга тапшыруын күрсәтте.
Яраткан эшең булу - зур бәхет. Бу бәхет бер кешене дә читләтеп үтмәсен, барыбызга да илебезгә кирәкле кешеләр булып яшәргә язсын. Үз эшенә тугры калып, буыннар чылбырын өзмичә осталыкларын һәм белемнәрен балаларына һәм оныкларына тапшыручы һәрбер һөнәр иясенә рәхмәт. “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” – бу халык мәкале бүген дә актуальлеген югалтмаган. Мәктәпне тәмамлагач, һәр балага, уку йортына кереп, үзе теләгән һөнәрне алырга язсын.
Рузалия Шакирова.
Арчаның 3нче мәктәбе җитәкчесе урынбасары.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев