erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ялкау сез, кибет тавыгын ашыйсыз!

Берәү кибеттән тавык ите сатып алды.

Тавыкка кассада акча түләгәндә артында торган бер хатын түзмәде: "Ник үзегез рәхәтләнеп асрамыйсыз бройлерны? Кибет тавыгы итме инде ул!", - диде. Теге хатын елмайды гына. Тавыкларын алып чыгып китте. Ә без "ник үзегез асрамыйсыз" дигән хатын белән сөйләшә-сөйләшә кибеттән бергә чыктык. "Минем исем-фамилиямне язмагыз. Мактана диярләр... Шулай да, исемсез кеше булмый, әни исеме белән Әлфия дип языгыз, - дип сөйләде ул. - Безнең әни дә исән вакытта бройлерны күп асрады. Менә мин Арчада яшәсәм дә, җәен рәхәтләнеп бройлер асрыйм. Бакчадагы чүп үләнен әрәм итмим. Тузганак, сөтле үлән, чеби үләне, алабута, кычыткан... ашарга яраклы нинди үләнне беләм, балта белән чабып, ашау ризыкларына болгатып бирәм. Учак ягып, төтен чыгармыйм. Күршеләрдән яхшы түгел. Чиләккә бәрәңге, ризык калдыкларын, су салам да,  газга куям. Кайнап чыккач, 20 минут пешерәм. Аннан сарайга чыгып, тегермәндә вакланган арпа белән бодайны салып төям. Ашарга биргәндә тагаракның төбенә корыны салам, аннан пешкәнне. Бер савыт белән вак таш куям. Аларның бүтәкәләрендә ризык вак таш белән эшкәртелә. Ризыкларына төеп утын күмере дә салгалыйм. Суларын гел алыштырып торам. Салкын су бирмим. Краннан чиләккә агызып куям. Быел ике партия алып үстердем. Көннәр җылынгач, үләннәр үскәч алам. Иртә алып, җылыткычлар куеп интекмим. Ут-фәләннән дә куркыныч. Май ахыры, я июнь була. Бер айлык бройлерлар алган идем. Бер айда өлгерделәр. Азрак ял иткәч. Тагын 20не алдым. Бакча тулы сый-нигьмәт бит! Ризыкларына кишер, чөгендер уып, кәбестә яфраклары тураклап салам. Кыярлар да китә. И-и, рәхәт. Бер айдан тагын өлгерделәр. Сентябрьдә 5 үрдәк алдым. И-и,көзге нигьмәттән рәхәтләнәләр. Алма, кишер, чөгендер, кәбестә яфраклары... Брокколи кәбестәсе бик рәхәт. Ул көзен бигрәк тә җәелеп үсә. Төбе-тамыры белән аласың да бирәсең. Аллага шөкер, дүрт зур морозильнык үзебезнең ит белән тулы... Җәен кош-корт асравы рәхәт кенә бит ул. Ялкау булмаска кирәк. Ялкау сез, кибет тавыгын ашыйсыз! Кайберәүләр бездә бройлер итен ашамыйлар дигән булалар. Бройлер итеннән мең төрле ризык пешереп була бит! ". Нәрсә дисең инде бу ханымга! Молодец!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X