Апаздан Лилия Нигъмәтҗанова яза.
Бүген без чын күңелдән горурланып Тукай ул-безнең шагыйрь, дибез.
Һәр милләтнең йөзек кашы булырдай кешеләре бар. Татар тарихында да андыйлар аз тугел. Шундыйларның берсе - Габдулла Тукаебыз. Ул иҗаты белән татар аңына, татар рухына зур йогынты ясаган.
Әйе, Тукаебызның тормышы моңлы бер җыр, гомер юлы кыска бер төш кебек. Аның балалар өчен язган шигырьләрен, әкиятләрен укыганда кечкенә Апушның үзен күргәндәй буласың.
Тукай әкиятләрен тыңлап
Телләребез ачыла.
Су анасы, шүрәлеләр
Безнең дуслар барсы да.
Тукаебыз туган якның табигатен бик яраткан. Туган якның матурлыгын, йомшак җәйге җилләр исеп куйганын үзенең шигырьләрендә чагылдырган.
Әй, җәйге җил, шаян җил лә!
Уйнат эле, качма син.
Шундый йомшак, рәхәт бит син,
Әнием кулына тиң.
Балалар Г.Тукайнын барлык әкиятләрен яраталар, тәрбияче сөйләгәндә кызыксынып тынлыйлар, үзләре дә белгән әкиятләрен сөйлиләр, рольгә кереп уйнап күрсәтәләр.
Мики – ки – ки. Мики –ки –ки ! капчык тагы бүре башы бит үнике. Ах,
уңмаган надан сарык, капчыктагы бүре башын китер табып.
Г.Тукай әкиятләре безне тәртипле булырга, урлашмаска, ялганламаска, сабыр булырга, өлкәннәр сүзен тыңларга өйрәтә.
Лилия Нигъмәтҗанова,
Апаз балалар бакчасы тәрбиячесе.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев