Кайбер районнарда боз яварга мөмкин
Татарстанда 20 май көнне көндез һәм кичке сәгатьләрдә һава торышының начараюы фаразлана. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республика территориясендә яшенле яңгырлар күзәтеләчәк, ә җилнең тизлеге урыны белән секундына 15–20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Кайбер районнарда боз явуы да ихтимал.
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка саклык чараларын үтәргә киңәш итә. Белгечләр көчле җил вакытында агачлар, электр линияләре, юл билгеләре һәм реклама конструкцияләре янында туктамаска чакыра.
«Һава шартлары начарланган вакытта шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Куркыныч туган очракта 112 ашыгыч хезмәтләр телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин», – диелә хәбәрдә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев