erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Яшьләр фикере: Җиңү көне ул...

9 май, Җиңү бәйрәме яшьләр өчен нинди бәйрәм. Районыбыз укучылары һәм студентларының фикерләрен белештек

Зөһрә Миннебаева, Арча 5нче гимназиясенең 5 сыйныф укучысы:

«Җиңү көне ул – әби-бабайларга рәхмәт әйтә торган көн. Алар безгә тынычлык бүләк иткән.»

Резеда Сәмигуллина, Арча педагогика көллиятенең 1 курс студенты: 

«Бу көнне, күп еллар элек, Бөек Ватан сугышы тәмамланды. Безнең бабаларыбыз һәм әбиләребез без тынычлыкта яши алсын өчен сугышканнар. Алар бик кыю булдылар һәм Ватаныбызны сакладылар.»

Амалия Гарифҗанова, Яңа Кенәр урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы:

«Зур бәйрәм. Үткәнне искә ала торган көн. Бу хәтер, горурлык һәм Рәхмәт әйтә торган көн»

Инзилә Мөхәммәтшина, Арча 6нчы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы:

«Минем өчен Җиңү көне — ул зур горурлык һәм рәхмәт бәйрәме.Бу көнне без геройларыбызны искә алабыз. Алар безнең тыныч тормышыбыз өчен үзләрен фидакарьләрчә күрсәткәннәр. Мин үзем театрда уйнагач, сәхнәдә төрле вакыйгаларны күрсәткәндә, сугыш елларында кешеләргә никадәр авыр булганын күз алдына китерәм. Аларның батырлыгы мине сокландыра. Бу бәйрәм безгә тынычлыкның кадерен белергә һәм һәрвакыт алга барырга көч бирә.»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев