erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илсөя Бәдретдинованы Тукайдан көлүдә гаепләгәннәр

Илсөя Бәдретдинова Габдулла Тукайның «Бала белән күбәләк» шигыренә рәсем ясаган. Үзенең рәсеме белән ул инстаграмда уртаклаша. Җырчы үзе бу рәсемне ясау тарихын болай дип аңлата.

"Туганнан туган сеңлем беренче сыйныфта укый. Укый иде. Бу онлайн уку бик кызык. Минем малай телефонын күтәреп чәй эчә-эчә дәрестә утыра. Туганнан туган сеңлем: «Рәсем дәресеннән өй эше эшләргә», — дип көне буе минем тирәдә угалана. Кыскасы, Габдулла Тукайның берәр шигыреннән бер персонаж ясарга кирәк иде. «Бала белән күбәләк» бу, танымасагыз. Соңгы тапкыр кисточканы кайчан тотканымны да хәтерләмим инде. Ясап бетердем дә, Ясминәм егылып көлә. «Малайнын башында нинди тап ул?» — ди? Чәч. Малайларда шулай калдыралар иде бит инде. «Кәҗә» дип атала иде. Бар идеме? Языгыз инде", — ди Илсөя.   Кайбер тамашачылары әлеге рәсемдәге персонажны Элвин Грейга охшаткан, ә бер укучысы исә "Бер дә кызык түгел, кызганыч. Габдулла Тукайдан көлгән шикелле", — дип язган.   «Уфффф, тагын нәрсә инде», — дип аптырап җавап кайтарган аңа җырчы.  

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: Татар-информ

https://matbugat.ru/news/?id=28957

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X