Котлыйбыз
Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында, төрле ысуллар кулланып, юлларда куркынычсызлык күнекмәләре тәрбияләү буенча эш алып барыла. Аның нәтиҗәлелеген билгеләүне күздә тотып, «Яшел ут» республика бәйгесе оештырыла.
Шушы көннәрдә бәйгенең район этабы үткәрелде. Йомгаклары буенча җиңүчеләр бүләкләнде һәм грамоталар, призлар тапшырылды. Шәһәр балалар бакчалары арасында: 1 урында «Арчаның 1 нче балалар бакчасы; авыллар арасында:" Наласа балалар бакчасы". Шәһәр балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында: 1 урында Шакирова Э.и. (9 нчы балалар бакчасы); авыллар арасында: 1 урында Шаймуллина Г. (Үрнәк балалар бакчасы).
Нет комментариев