Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Иске Кырлайның блогер апае

    «Мин – гади авыл апае. Әбиләрдән ишетеп-белеп калган дәвалану ысуллары турында язам. Файдалы дип уйласагыз, кулланыгыз, лайк та куярга онытмагыз!»

    Бер ай элек блогерның кем булуын да белмәгән Фәйрүзә апа Әхмәтҗанованың хэштегын да әле ул авыл апае дип куя, бүген 4 меңгә якын язылучысы бар. Ул ире Данил абый белән Арча районының Иске Кырлай авылында яши.

    – Күп сөйләшергә яратуым белемле, зыялы Гайшә әбидән киләдер, – дип сүз башлады ул, үзе белән танышырга кергәч. – Аны Камали Гайшәсе дип йөрттеләр. Кечкенә вакытта миңа да шулай эндәшеп үртиләр иде. Кызым, борчылма, горурланыр­га гына тиешсең, мин төшеп калганнардан түгел, дия иде Гайшә әби. Сөйләргә дә иренми иде. Им-том итү, өшкерү турында аңардан ишетеп үстем. Гомумән, әби-бабайларның сөйләгәннәрен тыңларга ярата идем. Каз бәпкәсе саклаганда, безнең янга Нотфулла бабай килеп сөйләшеп утыра иде. Колакларына керми калмас әле, дип, тормышта кирәкле төрле киңәшләр бирер иде. Яздан башлап нинди үлән калкып чыга, шуны өч кенә тапкыр булса да алып кабарга кирәк. Юа да, акбаш та, ак әрем дә файдалы. Ак әрем ун сантиметрдан артып үсеп киткәнче, кабыгыннан әрчеп ашап калыгыз, дия иде. Башкалар истә калдырганмы, белмим, әмма аны бөтен күңелне биреп, кызыксынып тыңлый идем. Әмәнәлеләр нәселе без. Барыбызда да диярлек үләннәр, төрле дәвалану ысуллары белән кызыксыну бар.
    Баш авыртудан кулланыла торган им-томны 85 яшьлек әнисенә сөйләтеп, Фәйрүзә апа аның видео­сын инстаграмга да элгән. Ул миннән дә күбрәк белә әле, ди блогер авыл апае. Әнисенең абыйсы Әнвәр абый күптән түгел генә 95 яшендә үлеп киткән. Ул соңгы өч елында һәр көнне кабыгы белән, шикәргә манмыйча гына, берәр лимон ашый торган булган. Әмма ул бөтен кешегә дә туры килми, дип кисәтә яңа танышым.

    Гайшә әбисе им-томнарны дәфтәргә дә язып калдырган булган. Алар Фәйрүзә апада саклана.
    – Сөялне ничек бетерергә дип кызыксынган кешегә кирәге чыкмый калмас. Сөял өстендә күк җептән кырык бер төен төйнәп, төйнәгән саен, «Аятел-көрси» укып барасы. Аннары төенне җиргә күмәргә кирәк. Җеп череп бетүгә, сөялнең эзе дә калмый. Икенче ысул да бар. Сөял бетсен өчен, суганны урталай бүлеп, шуның өстенә куясың да түбәндәге сүзләрне әйтеп өшкерәсең: «Үтсен-бетсен, очсын-китсен». Җиргә күмеп куйган суган череп беткәч, сөял дә юкка чыга, – ди ул.

    Күз тиюне бетерүнең дә борынгы ысулы турында язып калдырган Камали Гайшәсе.  
    – Кеше иң күп зыянны күз тию аркасында күрә, дип әйтә иде әби. Шуңа ырымнары да күптөрле. Безнең якта күзеңне тасрайтып торган кешенең, үзе белмәгәндә, күлмәк итәген кисеп алганнар. Шуның белән баланы яки хайванны төсләгәннәр. Күлмәк кисәгенә так саннарда Коръән аятьләре укып, шушы сүзләрне әйткәннәр: «Төтәс-төтәс хатыннан, кыздан, кара күздән, коңгырт күздән, картлардан, яшьләрдән, ятлардан, дуслардан. – Аннары яндырган кием­нең төтенен өреп: – Тфү, тфү, китсен җимеш агачы башына, азганга, тузганга, тигәнәккә, туфракка, җилгә очкан яфракка. Минем балам тазарсын, авырмасын, әшәке күзләргә бирешмәсен», – дисең.

    Гайшә әби куркулык та койган, таң суының файдасы турында да сөйли торган булган. Аларны Фәйрүзә апа инстаграмына куйган.
    Үзе белгән дәвалану ысуллары турында халыкка җиткерү, алардан да кызыклы киңәшләр алу теләге белән, ул инстаграмга теркәлә.
     – Бу инстаграм дигән нәрсә бик кызык икән, лайк куйдылармы, комментарий яздылармы, постымны ошаттылармы икән дип кенә уйлап йөрисең. Лайк куймаган күршеләргә үпкәләп тә аласың. Ярар, җәйгә чебешләр алып җибәргәч, бераз ял итәрмен, – ди ул.
    – Җәйгә тавык үстерү турында язып, видеолар да эләм дип әйттең бит әле, – аның сүзен ишектән керешкә ишеткән Данил абый, күз кысып, шулай дип куя.

    Реклама

    Әхмәтҗановларның зур бакчалары, терлек, кош-кортлары бар, җәен өчәр йөз баш чебеш алып үстерәләр, соңгы ике елда күпләп иван-чәй дә әзерлиләр икән. Аларны матур кәгазь капларга тутырып сата да башлаганнар. Данил абый иван-чәйне эшкәртү өчен махсус җайланма да эшләп куйган.
    – Яшь вакытта, балалар үстергәндә үләннәр җыярга ничектер вакыт та булмагандыр инде. Менә хәзер инсульттан соң өйдә утыра башлагач, үләннәр җыеп кайтып, төрле төнәтмәләр ясарга хирысланып киттем, – ди Фәйрүзә апа.

    Фәйрүзә ападан борынгы ысул белән кесәл ясау рецепты

    Элекке заманда кесәл пешерсәң, 40 өйгә кадәр сызгыра дигәннәр. Кесәл пешергәч, хуҗалары аны күрше-тирәләре, туганнары белән бүлешкәннәр, бергә ашаганнар. Шуңа күрә кесәл 40 өйгә кадәр сызгыра торган булган, дип әйтә әни.

    Солыны тегермәндә он итеп тартасың. Куәс чиләгендә калган ипи камырына су белән иләмичә солы оны салына. Тозны әз генә кушабыз. Тоз тәме чыгарга тиеш түгел. Коймак куелыгында камыр изеп, аны җылы урынга куя­сың. Әчүенә карап, болгатып торырга.
     Бер-ике көн ачырга тиеш. Аннары иләктән сөзеп, кәстрүлгә салып, газ өстендә пешерергә. Кәстрүл төбенә утыр­масын, көймәсен өчен гел болгатып торыгыз. Пешеп чыккач, күршеләр белән бүлешеп, салкын сөткә манып, мактап ашыйсы. Аны бик күп ашап булмый.
    Бу кесәл бавыр, ашкайнату сис­темасына бик файдалы. Ашказанында ачылыгы ким булган, ашыйсы килмәгән, ашый алмаган кешеләр өчен.

    Дилбәр Гарифуллина

    http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/bloger-avyl-apae-keshe-i-kp-zyyanny-kz-tiyu-arkasynda-kr-dip-yt-ide-bi

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: